Четверг, 28.03.2024, 12:35
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Үзем турында.

 
 Мин ,Шиһапова Альвина Шәмси кызы ,1964 нче елның 30 нчы  сентябрендә туганмын.

 

Башлангыч белемне Түбән Тегермәнлек мәктәбендә, урта
белемне Югары Тегермәнлек мәктәбендә алдым.1986 нчы елда Казан Дәүләт Мәдәният
Институтын тәмамлап китапханәче һөнәрен үзләштердем.Шул ук елны СПТУ-85 кә
китапханәче булып эшкә урнаштым.

1988 нче елда рус әдәбияты, тарих ,1991нче елда
татар теле һәм әдәбияты укыттым.1992нче елдан хәзерге көнгәчә Балык Бистәсе 2нче
номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам.2003 нче елда
Казанда Укытучыларның Белемен Күтәрү институтында оештырылган курсларда
укып”Татар теле һәм әдәбияты укытучысы”,дигән 
белгечлек алдым.

Сорауларыгыз өчен минем почта ящигым :   albina-30.09@bk.rushigapova-alvina@rambler.ru

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып
барам.Укучылар белән: Татар кызы”-92 конкурсын,К Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар”, "Зәңгәр
шәл”,"Мәхәббәт турында сөйләшәбез” кичә, Г Тукай "Кәҗә белән
сарык”әкияте, "Төремкәй” әкияте, Г.Камал”Беренче театр”
өзек,Т.Миңнуллин”Акбай һәм Кыш бабай”әкияте, "Су юлы”музыкаль
композиция, "Сагыну”музыкаль композиция,М.Җәлил "Кызыл
ромашка”,Г.Ибраһимов "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” "Абыстайлар”,Ш.
Галиевкә багышланган кичә,Г .Тукайның 120 еллыгына багышланган
кичә,М.Җәлил "Җырларым”, Г.Тукай"Су анасы”,Ф.Яруллин "Ак яфрак”,А.Алиш
"Сер тотмас үрдәк”, "Син кайтмадың”,дип исемләнгән әдәби- музыкаль
композицияәр сәхнәләштердек.
 
 

albina-30,09@bk,ru