Суббота, 20.04.2024, 16:03
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Категории раздела
Мои файлы [6]
Презентацияләр [24]
Методик эшкәртмәләр. [14]
сыйныф җитәкчесенә [6]
детское движение до 90-ых годов
Видео [6]
мында видео..
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Каталог файлов

Главная » Файлы » Методик эшкәртмәләр.

Рус төркемнәре 3 нче сыйныф эш программасы(уку)
[ Скачать с сервера (226.5 Kb) ] 23.10.2013, 13:12

                                                                                                     Аңлатма язуы

1992 елның 8 июлендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә  бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

 "Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы”  психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында  методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

      Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлауның төп принциплары, гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәр баскычында сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде. Төп өлештә һәр сыйныфта  татар теле өйрәнүнең тематик эчтәлеге, лингвистик материал күләме, аларның укыту сәгатьләренә  бүленеше, белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары күрсәтелде.

Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән. Программага һәм дәреслеккә кергән һәрбер материалны барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин  түгел һәм моны таләп итәргә ярамый. Үзләштерү сыйныфтан сыйныфка ныгый бара. Шуңа күрә программага һәм дәреслеккә материал тематик-концентрик принципка (бер үк темаларның сыйныфтан-сыйныфка киңәйтелеп кабатланышы) нигезләп тупланды. Алдагы сыйныфлардагы материалны кабатлау дәреслек эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген  истә тотып, программада һәр сыйныф буенча, нигездә,  яңа лингвистик материал һәм  сөйләм үрнәкләре генә күрсәтелде.

           Рус телле балаларга әдәби укуның укытуны төп максатлары:

·         Танып белү максаты.

·         Фикерләү сәләтен үстерү максаты.

·         Тәрбияви максат.

·         Белем бирү максаты.

          Гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, укучының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Категория: Методик эшкәртмәләр. | Добавил: Sasha116rus
Просмотров: 1389 | Загрузок: 49 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий