Пятница, 29.03.2024, 12:19
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Категории раздела
Мои файлы [6]
Презентацияләр [24]
Методик эшкәртмәләр. [14]
сыйныф җитәкчесенә [6]
детское движение до 90-ых годов
Видео [6]
мында видео..
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Каталог файлов

Главная » Файлы » Презентацияләр

вәхшәт
[ Скачать с сервера (5.00 Mb) ] 27.02.2016, 21:30

“Вәхшәт”Муса Җәлил.

Балык Бистәсе гомуми урта белем бирү мәктәбендә оешкан “Ләйсән”татар драма түгәрәгенә йөрүчеләр катнашында тамаша.Җитәкчесе шиһапова Альвина Шәмси кызы.

Еракта ату тавышлары ишетелә. Яндырылган авылга совет гаскәрләре керә. Авылда кеше калмаган ,тып-тын.Ике кыз бала килеп чыгалар.Алар солдатларга су бирәләр.

Владислав. Кызлар,сеңелләрем, ә башкалар кайда?

(Экранда фашистлар авыл кешеләрен кырга куалар. Алга таба шигырьдәге юлларга туры килгән фотолар чыга.Солдатлар ял итәргә утыралар, Лена ниләр булганын сөйли)

Лена. Алар... Алар җыйнап аналарны, 
Балаларны кырга кудылар. 
Казыттылар чокыр, ә үзләре 
Читтән көлеп карап тордылар...

Ә аннан соң чокыр кырыена 
Тезделәр дә хәлсез халыкны, 
Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле 
Исрек майор өскә калыкты.

Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе 
Этә-төртә кургаш болытлар 
Иелделәр җиргә...
Юк, бу көнне,
Бу көнне мин мәңге онытмам!

Үзем күрдем, үз күзләрем белән, 
Үкереп акты ничек елгалар; 
Балалар күк ничек үкси-үкси 
Яшен түкте ярсып җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.

Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
Көзге урман шашып шаулады. 
Ишетелде калын бер имәннең 
Авыр сулап җиргә ауганы.

 

(Сәхнәгә кулга алынган авыл кешеләре чыгалар.Аларны фашист ялчылары мылтыклары белән төртә-төртә чыгалар)

Диләрә. Яшь балалар, куркып, аналары 
Итәгенә елап ябышты. 
Мылтык тавышы кисте карт ананың 
Йөрәгеннән чыккан каргышны.

Бер кечкенә бала, яфрак төсле 
Калтыранып, төелеп яшенә, 
Анасының итәк арасына 
Бөдрә чәчле башын яшерә.

Ул сарыла шашкан анасына, 
Нәни күңеле сизә, күрәсең!

Диана. — Аталар бит, әнием, яшер мине, 
Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

— Минем яшисем килә, әнием, җибәр, 
Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми..

Аделя. — Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә, 
Йом күзеңне, күзең күрмәсен! 
Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та... 
Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Диләрә. Бала йомды күзен...
Ак муеныннан
Кызыл тасма төште, салынып. 
Ауды җиргә бергә ике тормыш, 
Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды, 
Җир елады кысып тешләрен. 
Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!.. 
Нишләдең . син, җирем, нишләдең?

Әйт син миңа, миллион еллар яшәп, 
Син бакчалы, күлле, чәчәкле, 
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә 
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!

Артем.Сеңлем,бик күп хәсрәт күргәнсез.Без ант итәбез !Фашистлардан үч алырбыз!.

Лена.Әнием өчен,сеңлем өчен,авылдашларым өчен үч алыгыз!

Солдатлар.Үч алырбыз!

(экранда йодыз кадакланган капкалар фотосы.Барысы бергә “Кирәкми сугыш” җырын башкаралар.)

Категория: Презентацияләр | Добавил: Sasha116rus
Просмотров: 564 | Загрузок: 21 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий