Пятница, 29.03.2024, 15:28
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2015 » Февраль » 25 » Бүген - Халыкара туган тел көне.
13:16
Бүген - Халыкара туган тел көне.

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. 

Бүген - Халыкара туган тел көне. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче  февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Безнең мәктәбебездә дә Туган тел көне билгеләп үтелде. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы  һәм авылыбызның китапханә мөдире Бахтегараева Нурия оештырган чара уен-конкурс формасында бик күңелле узды.

Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора.

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!” Шагыйрьнең бу сүзләре һәркемнең йөрәгендә. Тукай һәм Пушкин, Низами һәм Хузангай, Тарас Шевченко һәм Янка Купала, Шато Руставели һәм Салават Юлаев. Бу бөек сүз осталары – милли шигърият классиклары – туган телнең бөтен гүзәллеген, аһәңен тирәнтен белеп, үз халкының рухи байлыгына, тарихи үткәненә һәм киләчәге хакындагы якты хыялларына дан җырладылар.

Туган тел көне –  һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!

Просмотров: 875 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий