Четверг, 18.04.2024, 04:06
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2014 » Март » 17 » «Гадел Кутуй» исемле яңа электрон белешмәлек
12:47
«Гадел Кутуй» исемле яңа электрон белешмәлек


26 февраль, 2014 - 08:29

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Гадел Кутуй» исемле яңа электрон белешмәлек дөнья күрде. Күренекле татар совет язучысы, «Тапшырылмаган хатлар» повестенең авторы Гадел Кутуйның тууына 2013 нче елның 28 нче ноябрендә 110 ел тулды.

Әдипнең иҗат эше 1920 нче еллар башында активлашып китә. 1923 нче елда «Безнең юл» журналында «Яшь футурист шагыйрь» дигән исем белән, Г. Кутуйның бер төркем шигырьләре дөнья күрә. 1935 елда аның атаклы әсәре – «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. Повесть СССР һәм дөнья халыклары телләренә дә тәрҗемә ителеп күп буын укучыларының яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.

Бу белешмәлек күренекле әдипнең тууына 110 ел тулуга багышлап төзелде. Ул 7 бүлектән тора. Биредә Г. Кутуйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, язучы турында замандашларының һәм якыннарының истәлекләре, әсәрләре, аңа багышланган сценарийлар, фотолар тупланды. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Г. Кутуйның китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, шулай ук язучы хакында дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде
Просмотров: 684 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий