Суббота, 20.04.2024, 07:43
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2015 » Февраль » 26 » Күршем Роберт Шаймардановның әтигә багышлап язган шигыре
20:49
Күршем Роберт Шаймардановның әтигә багышлап язган шигыре

Роберт Шаймарданов ШӘМСИ БАБАЙ ТУПЫЛЛАРЫ.

Әйтеп бетергесез рәхәт,

Урамда көн туганда.

Хисләрең белән ялгызың,

Саф һавада булганда.

Урамнарың тын авылым,

Әле барысы йоклый

. Шундый соклангыч мизгелдә,

Бер кошчык кинәт җырлый.

.. Елга буенда селкенми,

Шәмсинең тупыллары.

Тынычлыгын саклый алар,

Тормышта оныкларның.

Инде ничә дистә еллар

, Яр буенда үсәләр.

Тамырлары нык булмаса,

Инеш ярын ишәләр!

Ага узган еллар кебек,

Елганың зур сулары. К

үп типкәләде ярларны

Гомер ташуы бозлары

Шәмси бабай йокла тыныч,

Урының җәннәттә булсын.

Син утырткан агачлардан

Җылы нур килеп торсын ..

, Яфракларны кыштырдатып

Кошчыгым китте очып.

Хәерле иртә авылым!

Каршылыйм сине кочып ...

Просмотров: 1132 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий