Вторник, 23.04.2024, 11:55
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Октябрь » 1 » КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов
12:36
КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов
Альберт Гыйльметдинов

КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов

Бүген Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техника университеты ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Яңа җитәкчене уку йортының Гыйльми советына Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

еспублика җитәкчелегенә әлеге эшне оештыруга күптән тотынасы булган. Хәзер исә безнең төп максат - килеп туган вәзгыятьне тиз арада уңай якка хәл итү. Университет фәнне үстерергә, республиканы яхшы инженер кадрлары белән тәэмин итәргә тиеш», - дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.

«Авиация университетының бүгенге хәле мактанырлык түгел. Әлеге мәсьәлә тиз арада хәл итүне сорый», - дип белдерде республика башлыгы. Исегезгә төшерәбез, моннан берникадәр вакыт элек университет коллективы ректор сайлау процессын оештыруда булышлык сорап, Татарстан Президенты исеменә хат юллаган иде. Анда университетның 48 төп хезмәткәре КАИ ректоры вазифаларын башкаручы Николай Абруков эшчәнлегеннән канәгать булмауларын белдерә.

Ул ректор урынына Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов кандидатурасын тәкъдим итте. «Университет ректоры итеп федераль үзәктән сайланган белгечне куярга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә булды. Минемчә, уку йорты белән барлык профессорларны берләштерерлек, вузга яңадан-яңа үрләр яуларга булыша алырлык һәм аны илнең иң яхшы уку йортлары рәтенә кертергә сәләтле кеше идарә итәргә тиеш», - дип тәмамлады сүзен республика башлыгы.

КАИның экс-президенты Геннадий Дегтярев сүзләренә караганда, вузның яңа башлыгы инде иртәгәдән үк үз вазифаларын башкаруга керешәчәк. Ул Гыйльми совет һәм уку йорты коллективы белән очрашу уздырыр, алга таба эш планнарын барлар, дип көтелә.

Просмотров: 738 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий