Суббота, 20.04.2024, 18:16
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2013 » Сентябрь » 10 » Мәгариф министрлыгы "Яңа гасыр"да тапшыру башларга җыена
13:04
Мәгариф министрлыгы "Яңа гасыр"да тапшыру башларга җыена

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы "Яңа гасыр" телеканалында махсус тапшырулар башлап җибәрергә җыена. Бу тапшырулар атнага бер тапкыр эфирга чыгачак.

"Бу тапшыру мәгриф тармагындагы хәлләр, укытучыларның уңай тәҗрибәсе, яңалыклар турында сөйләячәк, гомумән алганда, мәгариф тормышын бөтен яклап яктыртырга җыенабыз", дип белдерде Азатлыкка министрлыкның матбугат һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге башлыгы Алсу Мөхәммәтова. Аның сүзләренчә, тапшыруларда җитешсезлекләргә, тәнкыйтькә дә урын булачак.

Министрлык тапшыруларны ноябрь аенда эфирга чыгарырга җыена. Тапшырулар башта татар телендә булачак, ә аннан соң аерым рус телендә дә тапшырулар булачак. "Бу көннәрдә тапшыруның төзелешен булдыру өстендә эшләр бара, исемен дә уйлыйбыз", диде Мөхәммәтов

Просмотров: 608 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий