Четверг, 23.11.2017, 06:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2013 » Сентябрь » 10 » Мөселман кинолары йөрәк аша бәяләнәчәк 6 сентябрь, 2013 - 12:53
13:02
Мөселман кинолары йөрәк аша бәяләнәчәк 6 сентябрь, 2013 - 12:53

Казан кабат үзенә кино сәнгате әһелләрен җыйды. Пирамида мәдәни күңел ачу комплексында IX халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы булып узды. Чараны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм фестивальнең президенты, мөфти шәйх Равил Гайнетдин ачып җибәрде.

"Кинофестивальләр бик күп оештырыла, ә мөселман киносы фестивале - бердәнбер. Шуңа да безнең өстә зур җаваплылык. Максатыбыз - илдәге һәм милли кинематографны торгызу юлында дөньяны толерантлыкка һәм бер-беребезне аңлауга чакыру. Кино сәнгате күпмилләтле халык һәм ул җәмгыятебез өчен хезмәт итсен”, - диде үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөфти шәйх Равил Гайнетдин проектка ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. "Аллаһы Тәгаләдән фестивальнең гел үсештә булуын сорыйм. "Мәдәниятләр багланышы аша - аралашу мәдәниятына” шигаре астында узучы мөселман кинофестивале халыкларның үзара якынаюына хезмәт итә. Барыбыз да тыныч һәм тату яшәргә тиеш. Фестивалебез изге гамәлләргә чакыра”, - дигән фикерен яңгыратты ул.

Бәйрәм тантанасын Россиянең халык артисты Аристарх Ливанов белән Кәрим Тинчурин театры артисты Резидә Сәлахова алып барды. Концерт номерлары Мәскәү кунаклары Владимир Меньшов, балет театры артисты Андрис Лиепа, актриса Валентина Талызина чыгышлары белән үрелеп барган кичәдә, фестивальдә катнашачак фильмнар белән дә таныштырдылар.

Россия йолдызларын Казан халкы аеруча җылы кабул итте. Бик күп кино образлары белән күңелләргә кереп калган Валентина Талызина мөселман киносы фестиваленә чакыруларына олы рәхмәтен җиткерде. Үзенең шәҗәрәсен барлаган вакытта бабаларының тамырлары татар җиренә барып тоташканын бәян итеп узды ул - 16 гасырда яшәгән татар морзасы  Тәлгат Дызин аның ерак бабасы икән. Актриса моның белән горурлануын һәм үзенең дә татарлар кебек темпераментлы булуына ишарә ясады.

Мөселман кинофестивале бүләкләренә быел 50ләп фильм дәгъвә белдерә. Форумда катнашачак Россия, Европа, Азия, БДБ илләре кинематографчылары арасыннан сайлап алынган 10 кыска метражлы нәфис фильм, 10 озын метражлы нәфис фильм 10 кыска метражлы документаль фильм, 10 озын метражлы документаль фильм һәм шулай ук 10 балалар өчен мульфильмнарны Казан тамашачы "Родина” кинотеатрында тамаша кыла алачак.

Моннан тыш, "Беренче дубльдән”, "Казахстанда эшләнгән”, "СССРдан соң”, "Һинд киносы”, "Документаль Татарстан”, "Татарстанның яшь кинематографчысы көне” программалары да оештырыла.

Фестиваль Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте теләктәшлегендә уздырыла. Форумны гамәлгә куючылар булып Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан кинематографчылары берлеге һәм "Татаркино” дәүләт мәдәният учреждениесе катнашында Россия мөфтиләре советы тора. Быелгы фестиваль дә "Мәдәниятләр диалогы аша - аралашу мәдәниятенә” шигаре астында уза.

Исегезгә төшереп узабыз, башкалабызда тугызынчы тапкыр узучы халыкара проектка 54 илдән барлыгы 450дән артык гариза алынган. Чараны оештыручылар белгеләп узганча, Македония, Сенегал һәм Мальдив утраулары үзләренең кинотасмаларын беренче тапкыр җибәрә. Тәкъдим ителгән тасмаларның күбесе Россия, Иран, Төркия, Франция, Һиндстан, Бөекбритания, Германия һәм Италиядән килеп иреште.

Ә Татарстан республикасы фестивальгә барлыгы 20 фильм тәкъдим иткән. Шуларның түбәндәгеләре конкурс программасына алынды: Максим Швачконың "Уен тәмам” кыска метражлы фильмы, режиссер Д.Тархановның "Игътибар үзәгендә - кеше” тулы метражлы фильмы, "Татармульфильм”ның 4 анимацион тасмасы. Шулай ук безнең тасмаларның кайберләре белән "Документаль Татарстан” программасында да танышырга мөмкин булачак.

Максим Швачконың аргентина-француз язучысы Хулио Кортасар хикәясе буенча куелган "Уен тәмам” фильмы Казан янында 2013 елның җәендә төшерелгән. Режиссер вакыйганы Көньяк Америкадагы нинди бер билгесез урыннан гади бер татар авылына "күчереп куя”. Ә бу авылда өч кыз - өч сеңел җәен ял итә. "Уен тәмам” фильмы - ул өмет һәм тәвәккәллек, балачак һәм аның белән хушлашу турында. Бу тасма Кортасар авылы дан тоткан ниндидер бер серлелек белән сугарылган.

Фестивальнең төп конкурс программасына алынган хезмәтләр халыкара жюри тарафыннан бәяләнә. "Мосфильм” киноконцерны генераль директоры, совет һәм Россия кинорежиссеры, продюсер Карен Шахназаров җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри төркемендә кино тәнкыйтьчесе һәм культуролог Вера Лангерова (Чехия), Иран режиссеры һәм продюсеры Дариуш Мәхруҗи, сценарист һәм режиссер Камара Камалова (Үзбәкстан), кино тәнкыйтьчеләре Али Коса (Төркия), Людмила Перегудова (Украина) һәм Татарстаннан язучы, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев та бар.

Карен Шахназаров "Пирамида” залында утыручыларга: "Конкурска узган һәр хезмәткә йөрәк белән бәя бирәчәкмен. Чөнки киноны йөрәк аша карарага кирәк!” - диде.

Фестиваль барышында тагы Дмитрий Дюжевны, режиссер Максим Панфиловны, Сербиядән кино белгече Миролюб Вучковичны, театр һәм кино артисты Шамил Хамматовны, Венгриядән кино тәнкыйтьчесе Иван Форгачны, "Әл-Җәзира” фестивале генераль директоры Аббас Арнаутны, киножурналист, Женевада уза торган кинофестивальнең арт-директоры Тахар Хоучины, "Җиде елга” фестивале директоры Эмилио де Ла Чьезоны  көтәләр.

5-11 сентябрь көннәрендә узачак кинофорум вакытында остаз мәктәпләре, иҗади очрашулар, кино сәнгатенең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл” утырышлары, матбугат очрашулары да оештырыла.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, конкурска узган фильмнар "Родина” кинотеатрында, ә махсус программага кертелгәннәрен "Гранд-синема”, "Киномакс” ("Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексы), "Мир” кинотеатрларында һәм Халыклар дуслыгы йортында карарга мөмкин булачак. Бу хактагы тулырак мәгълүмат www. kazan-mfmk.com сайтында урнашкан.

Просмотров: 313 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий