Четверг, 25.04.2024, 13:49
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2013 » Февраль » 14 » МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ II РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ
11:41
МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ II РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция патриот шагыйрь советлар союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнен тууына 107 ел тулы уңаеннан иҗатын тирәннән өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
     Максаты һәм бурычлары: 
· Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; 
· Укучыларда фәнни-тикшеренү формалаштыру; 
· Бүгенге көн укучысында әхлак, әдәп идеалларын билгеләү; 
· Халкыбызның милли үзенчәлекләре, күркәм сыйфатлары, аның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү; 
· Гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү; 
· Фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру; 
· Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру. 

                                                       Катнашучылар: 

     Конференция эшчәнлегендә гомуми белем учреҗдениеләренең 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 

                               Конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе 

       Конференция 2013 нче елның 20 нче февралендә Балтач муниципаль районы Карадуган гомуми урта белем мәктәбендә үткәрелә. 
       Укучы узе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, реферат, доклад, эксприменталь материал булырга мөмкин). 

                           Эшләр түбәндәге юнәлешләрдә дә булырга мөмкин: 
1. Татар әдәбияты, тарих (эзләнү эшләре, әдәбиятта Бөек Ватан сугышынын чагылышы). 
2. Батырларны барлап (Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан.) 
3. Җәлил премиясе лауреатлары турында эзләнү эшләре (җирле материалларга нигезләнгән булуы шарт.) 
4. Батырлар эзе буйлап (Җәлил һәм аның көрәштәшләре). 

     Хезмәтләр татар һәм рус телләрендә була ала. Текстның күләме 8 басмадан артмаска тиеш. Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр) булырга мөмкин. 

                                                Хезмәтнең язылу тәртибе:

      Эш төзәтүләрсез А4 форматында (шрифт Times New Roman – 14 интервал 1.5 уңнан 1.5, сулдан 2.5, астан 2, өстән – 1.5) компьютерда басылган булырга тиеш. Эзләнү эшләре папкага тегелеп тапшырыла. 
     Титул битенә белем бирү учреждениясенең тулы исеме, районы, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы, тема һәм укытучының фамилиясе, исеме, әнисенең исеме языла. 
      Кереш, йомгак, әдәбият исемелеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана. Кулланылган әдәбият яңа юлдан алфавит тәртибендә языла. 

      Эзләнү эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: 

      Укучының теманы ачып бирә алуы, композициянең тулылыгы; 
      Дәлилле һәм иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы; 
      Эшнең грамоталы, әдәби телдә язылган, китерелгән фактларның дөрес булуы шарт. 
     Конференциядә чыгыш ясау вакыты 3-5 минут. Укучы шушы вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерене әйтеп бирә белергә тиеш (компьютер презентациясе хуплана). 
      Эшләр (электрон һәм язмача вариантта) заявка белән бергә 2013 нче елның 6 нче февраленә кадәр Карадуган урта мәктәбенә (422261, д.Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51) җибәрелә. Уңышлы дип табылган эш авторына аерым чакыру җибәреләчәк. 
Просмотров: 1517 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий