Четверг, 23.11.2017, 06:40
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2013 » Сентябрь » 9 » Р.Миңнеханов: “Татар теле барыбызга да кирәк булачак”
13:20
Р.Миңнеханов: “Татар теле барыбызга да кирәк булачак”

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов  Арчада узган мәгариф тармагында эшләүчеләрнең август киңәшмәсендә телләрне өйрәтү мәсьәләсенә дә тукталды.

"Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы түгел. Һәркайсы кирәк! Әгәр мин тагын ике-өч телне белсәм, начар булмас иде. Татар теле кирәк йә булмаса кирәкми? Бу ниниди ахмаклык? Әлбәттә, кирәк! Бала мәктәптә укыганда ул бөтен телләрне дә өйрәнергә тиеш. Рус телен дә, татар телен дә, инглиз телен дә, әгәр мөмкин икән, кытай телен дә, испан телен дә, француз телен дә”, диде Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, рус теле йә татар теле сәгатьләре аз дип белдерүчеләргә, ата-аналар теләгән кадәр итеп укыту мөмкинлеген булдырылачак.

"Моның белән сәяси мая җыеп утырырга кирәкми. Баланың телләрне белүе – аның көндәшлеккә әзер булуын күрсәтә. Татар теле зыянга диючеләргә, без Татарстанда яшибез, ул кирәк булачак. Ул төрле илләргә бара, башка телләрне өйрәнгәндә татар теле аңа нигез булып тора ала. Әлбәттә кирәк булачак! Без Татарстан мисалында телләргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген күрсәтергә тиеш. Бу бит халыклар, мәдәният дигән сүз! Әгәр без телне оныта башласак, башкасы да югалачак, бөтен нәрсәбезне югалтачакбыз”, диде МиңнехановКиләчәккә йөз тотып

 

«Чын мирас» журналының 8 нче саны мөгаллимнәрнең август киңәшмәсенә багышлана. Шул уңайдан без Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 

– Энгель Нәвапович, күптән түгел Татарстан Дәүләт Советы республиканың «Мәгариф турында»гы канунын яңа редак­циядә кабул итте. Ул элеккесеннән кайсы яклары белән аерыла?

 

– Әйе, Дәүләт Советында яңа «Мәгариф турында»гы канун кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан имзаланды. Аның белән массакүләм мәгълүмат чараларында танышырга мөмкин. Канунның күпчелек маддәләре агымдагы елның 1 сентябреннән, ә инде тулысынча 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Гамәлдәге канунның нигезе сакланып калса да, шактый күп үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

 

Канун бик җыйнак итеп төзелде. Ул 4 бүлектән (28 маддә) тора. Чагыштыру өчен: федераль канун, 400 биткә урнашып, 15 бүлектән тора.

 

Гамәлдәге кануннан аермалы буларак, яңа канунның текстына бөтен Россия өчен уртак булган нормалар кертелмәгән. Аерым алганда, Татарстан Республикасының региональ һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алуны тәэмин итү, гражданнарның туган телдә белем алуга, туган телләрне өйрәнүгә хокукларын гамәлгә ашыру тәртипләре каралган.

 

Яңа канун Татарстан Республикасы хакимияте тармаклары арасында мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләр бүлешүне төгәлләштерә. Яңалык буларак, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының социаль-икътисади, экологик, демографик, этномәдәни һәм башка үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәгарифне үстерү программаларын төзүне оештыра һәм раслый. Аның үтәлеше ел саен Интернет челтәрендә урнаштырылырга тиеш була.

 

Барлык гражданнарны да борчыган сорауга законда катгый җавап бирелә: мәктәпкәчә һәм гомуми урта белем, урта һөнәри белем алу дәүләт хисабына булып кала. Шулай ук конкурс нигезендә югары белем алу да. Бу дәүләт гарантияләре урындагы бюджетларга субвенцияләр бирү аша тәэмин ителә. Яңалык буларак шуны әйтергә кирәк: мәктәпкәчә белем бирү чыгымнары (коммуналь чыгымнардан башка) республика бюджетына күчә. Элек алар тулаем муниципаль бюджет хисабына алып барыла иде.

 

Шулай ук канунда дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының, дәүләт аккредитациясе булган төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган дәүләтнеке булмаган гомуми белем оешмаларының чыгымнарын (биналарны тәртиптә тоту һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә чыгымнардан тыш) каплауга субсидияләр бирү беркетелгән.

 

Тәүге тапкыр канунда мәгариф идарәләре вәкаләтләре аерып бирелгән (4 нче маддә):

 

– педагогик хезмәткәрләрнең квалификация категорияләрен билгеләү максатларында аттестация уздыру;

 

– төп гомуми һәм урта гомуми белем уку-укыту программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыруны тәэмин итү;

 

– аерым уку предметларын тирән­тен өйрәнү яисә профильле белем алу өчен дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларына укучыларны кабул иткәндә яки күчергәндә, индивидуаль (конкурс нигезендә) сайлап алу очрак­ларын һәм тәртибен билгеләү.

 

Мәгариф оешмаларында белем алучыларның киеменә карата төп та­ләпләрнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслануы да яңалык булып тора.

 

Татарстан Республикасы гражданнары мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белемне туган телдә алырга хокук­лы. Шулай ук Россия Федерациясе халыклары телләреннән булган туган телләрне дә мәгариф системасы бирә торган мөмкинлекләрдән чыгып өйрәнү хокукы каралган. Әлеге хокук­ларны гамәлгә ашыру өчен, тиешле мәгариф оешмаларын, сыйныфларны, төркемнәрне таләп ителгән санда булдыру, шулай ук аларның эшләве өчен шартлар тудыру мөһим.

 

Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак, гомуми белем бирүнең барлык баскычларында да федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында тигез күләмдә өйрәнелә. Татар телен укыту һәм өйрәнү белем алучыларның төрле дәрәҗәдәге әзерлеген исәпкә алып эшләнгән, дәүләт аккредитация­се булган уку-укыту программалары нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

Яңа канунның 13 нче маддәсендә мәгариф оешмасын үзгәртеп кору яисә гамәлдән чыгару турында карар кабул итү мондый карарның нәтиҗәләренә бәя бирү комиссиясенең уңай бәяләмәсе нигезендә генә рөхсәт ителә һәм бу яңалык булып тора.

 

Азкомплектлы мәгариф оешмалары һәм авыл торак пунктларында урнашкан, төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен мәгариф өлкәсендә дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнар да күздә тотыла. Шул исәптән белем алучыларның санына бәйле булмаган белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар да исәптә булырга тиеш.

 

Төп гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итүне оештыру тәртибен билгеләгәндә, территориаль беркетелү саклана.

 

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган белем алучыларның белем алуын оештыруга канунда зур игътибар бирелә; аларның хокуклары һәм дәүләт гарантияләре тәфсилләп язылган.

 

Педагогик хезмәткәрләрнең хокукый статусы, хокуклары, ирекләре, аларны тормышка ашыру гарантияләре, социаль гарантияләр федераль канунда билгеләнгән. Канун педагогларның хезмәте өчен түләүнең Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән түбән булмавын таләп итә (канунның 3 нче маддәсендәге 2 нче өлешенең 3 нче пункты нигезендә). Авыл торак пунктларында, эшчеләр посёлокларында (шәһәр тибындагы посёлокларда) яшәүче һәм эшләүче педагогик хезмәткәрләр торак, җылылык һәм ут өчен түләү чыгымнарына компенсация бирелүгә хокуклы булуы искәртелгән.

 

Игътибарыгызны шуңа да юнәлтәм: максатчан уку турында шартнамә төзегән яшь белгеч Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән квота кысаларында һәм тәртиптә социаль ипотекада катнашу хокукына ия.

 

Канун Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне федераль кануннар белән Россия Федерациясе субъектлары вәкаләтләренә кертелгән вәкаләтләр чикләрендә Татарстан Республикасы үзенчәлекләренә яраклаштырып җайга сала.

 

– Мәктәпләрдә төрле милләт балаларында башка милләтләрне, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү хисен тәрбияләү (толерантлык) өлкәсендә нинди чаралар тормышка ашырыла? Сезнеңчә, аларның иң үтемлеләре нинди?

 

– Бүген республикабызда 100дән артык милләт вәкиле яши. Милли мәгариф проблемаларын дөрес хәл итү дәүләт өчен дә, аерым алганда, һәрбер кеше өчен дә иминлек һәм яхшы тормыш гарантиясе булып тора.

 

Күпмилләтле Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне үстерү, милли үзаң һәм патриотизм тәрбияләү – бик мөһим эш юнә­лешләренең берсе. Белем бирү учреждениеләрендә укыту һәм тәрбия эшен дөрес оештыру аша балаларда башка милләт вәкилләренә, аларның тарихына, мәдәниятенә хөрмәт итү хисен, үзара дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү мөмкин. Бу юнәлештә эш мәгариф хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар һәм әти-әниләр кулга-кул тотынып эшләгәндә генә нәтиҗәле була ала.

 

Мәгариф һәм фән министрлыгы ана теленә өйрәтүне балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк, дип саный. Республикада 54 балалар бакчасында чуваш, 13 балалар бакчасында удмурт, 9 балалар бакчасында мари телендә тәрбия эше алып барыла. Бүген 892 мәктәптә белем бирү процессы рус телендә, 854 мәктәптә татар телендә оештырылган. Республикабызда 96 мәктәптә чуваш телендә уку яки телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган, 34 мәктәптә удмурт милләтеннән булган балалар белем ала яки удмурт телен өйрәнә, 18 мәктәптә мари теле, 5 мәктәптә мордва теле өйрәтелә. Казан шәһәрендә 12 нче мәктәптә иврит өйрәнелә, Яр Чаллы шәһәрендә башкорт телен өйрәнү өчен шартлар тудырылган.

 

Республиканың 30 якшәмбе мәктә­бендә мордва, чуваш, удмурт, башкорт, украин, әрмән, осетин, таҗик, әфган, грек, поляк, алман, яһүд, грузин һ.б. халыкларның туган телләре, тарихы, мәдәнияте өйрәнелә.

 

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларындагы милләттәшләребезгә ярдәм итү юнәлешендә дә эш алып барыла. Беренче чиратта, әлеге эш регионнарда урнашкан татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү аша башкарыла. Чит илләрдә, Россия Федерациясе субъектларында яшәүче татар балаларына татар телендә үткәрелә торган олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук туган телләрне өйрәнүне камилләштерү, башка милләт вәкилләренә аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү хисен тәрбияләү җәйге лагерьлар эшен оештырганда да төп максатларның берсе буларак карала.

 

– Соңгы елларда азкомплектлы мәктәпләрне ябу сәясәте татар мәктәпләрен күпләп югалтуга китерде. Хәзер, яңа демографик дулкында, мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре саны арту ягына бара. Чиста татар балалар бакчалары бармы? Татар балалар бакчасы белән рус балалар бакчасындагы татар төркемнәре арасында нинди аерма бар?

 

– Республикабызда 1950 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Соңгы елларда туган телдә белем һәм тәрбия бирелә торган балалар бакчалары санын арттыру юнәлешендә шактый эш башкарыла.

 

Агымдагы елда татар телендә белем һәм тәрбия бирелә торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре саны – 823, аларда 40 721 бала тәрбияләнә. Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 18гә артыграк.

 

616 рус-татар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 833 татар төркеме эшләп килә. Аларда 18 636 бала тәрбияләнә. Татар телендә белем һәм тәрбия бирелә торган балалар бакчаларында һәм рус-татар балалар бакчаларының татар төркемнәрендә укыту һәм тәрбия бирү процессы саф татар телендә алып барыла. Бер үк вакытта рус теленә өйрәтү программалары да гамәлгә ашырыла.

 

Шуны да әйтергә кирәк: соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны рус һәм татар телләренә өйрәтүдә мультимедиа технологияләрен куллануга нигезләнгән принципиаль яңа укыту программалары гамәлгә ашырыла башлады.

 

2013 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр «Билингваль балалар бакчасы» республикакүләм конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт телләрен өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Конкурс йомгаклары буенча 20 балалар бакчасы 1 млн сум грантка лаек булды. 2014 елда да әлеге юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк.

 

– Республикабыз сәнәгать өлкәсендә Россия Федерациясендә алдынгы урында. Татарстан уку-укыту һәм тәрбия оешмаларының төп күрсәткечләре буенча Идел буе федераль округында нинди урыннарны били? Күрше өлкә, республикалар мәгариф оешмаларындагы нинди яңалык, кайсы өлкәләрдәге уңышлар Сезнең өчен кызыклы?

 

- 2012-2013 нче уку елында респуб­ликада 421 өстәмә белем бирү учреждениесе эшләде, аларда 324 656 бала шөгыльләнде. Мәктәпләрдә эшләп килә торган түгәрәкләрдә 207 000 бала шөгыльләнә. Өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнүче 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар саны 2012 елда шул яшьтәге балалар санының 105,7% тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч Оренбург өлкәсендә 98%, Самара өлкәсендә 86%, Башкортстан Республикасында 76,7%, Пенза һәм Киров өлкәләрендә 71,4%, Чувашия Республикасында 59%, ә Саратов өлкәсендә 45% тәшкил итә.

 

2012 елда республикада «Киләчәк» мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында «Дәрестән соң мәктәп» яңа комплекслы проекты тормышка ашырыла башлады. Проект түгәрәкләр эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән. Ике ел эчендә бу проект кысаларында 137 мәктәпкә ярдәм күрсәтелде, 127 млн сум акча бүлеп бирелде.

 

2011 елдан өстәмә белем бирү уч­реждениеләрендә техник иҗатны үс­терүгә аеруча игътибар бирелә. 2012 ел­да техника һәм спорттехника юнә­ле­шендәге берләшмәләрдә шөгыльләнүчеләр саны барлык укучылар санының 9% тәшкил итте (2011-2012 уку елында бу күрсәткеч 7,5% иде). Чагыштыру өчен: Оренбург өлкәсендә әлеге күрсәткеч 8,7%, Чувашия Республикасында 8%, Россия Фе­дерациясендә 4,6% тәшкил итә.

 

Фән-техника иҗаты берләшмәләрен булдыру өчен, 139 мәктәпкә ярдәм күрсәтелде. Өстәмә белем бирү педагогларына 1 млн сум күләмендә грант бүлеп бирелде, 27 фән-техника иҗаты мәйданчыклары булдырылды, 250 сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр өстәмә белем бирү учреждениеләрен үстерүгә тартылды. Яңа станоклар паркы куелган технология кабинетлары каршында түгәрәкләр ачу эше оештырылды. Максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә, техник иҗат берләшмәләрендә урыннар саны 1 сентябрьдән 3 500гә артачак.

 

2013 елда Татарстан Республикасы укучылары командасы Бөтенроссия предмет олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында 1 нче урынны алды, ә Россия буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала 3 нче урынга чыкты.

 

Һөнәри белем бирү учреждениесенең бер рейтинг күрсәткече булып укучыларның төрле дәрәҗәдәге һөнәри осталык олимпиадаларында яулаган уңышлары санала. Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән беренче Ачык чемпионатта Татарстан Республикасы укучылары командасы 4 алтын медаль яулады. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре командасы гомуми зачётта икенче урынга лаек булды. Гомумән алганда, сәләтле яшьләребез 4 алтын, 5 көмеш һәм 8 бронза медаль алып кайтты.

 

2013 елның маенда Самара өлкәсендә I Милли чемпионат (WorldSkillsRussia) оештырылды. Татарстан Республикасы әлеге абруйлы эшче һөнәрләр чемпионатына 14 егет тәкъдим итте. Ярышлар 23 номинация буенча үтте. Татарстан җыелма командасы конкурсның 8 номинациясендә көч сынашып («Эретеп ябыштыру», «Автомеханика / машиналарны төзәтү», «Чәчтарашханә эше», «Кирпеч салу», «Пешерү» һ.б.), дүртенче урынга лаек булды.

 

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: республикабыз уку-укыту һәм тәрбия оешмаларының төп күрсәткечләре буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны били. Шул ук вакытта чит илләрдәге, Россия Федерациясе субъектларындагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнү эше дә системалы рәвештә алып барыла.

 

– Безнең республикада булдыклы, талантлы укытучыларны мәктәпкә җәлеп итү, аларны һөнәри яктан үстерү өчен нинди чаралар күрелә? Грантлар системасын булдыру үзен акладымы? Татарстан укытучыларының белем дәрәҗәсе, яшь үзенчәлекләре, мәктәптә ир-атлар саны буенча соңгы биш елда нинди үзгәрешләр күзәтелә? Алар ил буенча булган күрсәткечләрдән нык аерыламы?

 

– Республикабызда белем бирү учреждениеләренә яшь белгечләрне тарту, педагогик җәмәгатьчелекнең дәрәҗәсен үстерү юнәлешендә системалы эш алып барыла. Әлеге эш түбәндәге төп юнәлешләрдә башкарыла:

 

– педагогик кадрлар өчен грантлар булдыру («Безнең яңа укытучы», «Безнең иң яхшы укытучы», «Безнең иң яхшы директор»);

 

– EF – Education First компаниясе белән берлектә барлык инглиз теле укытучыларының квалификация­сен күтәрү программасын тормышка ашыру;

 

– Сингапурның EDUCARE компаниясе белән берлектә уртак проектны гамәлгә ашыру (тәҗрибә).

 

Әлбәттә, максатчан системалы эш башкару укытучыларның һөнәри осталыгын үстерүгә, хезмәткә мөнәсәбәтнең җитдиләнүенә, мәктәпләрдә яшь белгечләрнең саны артуга китерә.

 

Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә ир-ат укы­тучыларның өлеше 12%ны тәшкил итә. Нигездә, әлеге күрсәткеч соңгы биш ел дәвамында тотрыклы саклана. Бездә башлангыч сыйныфларда укытучыларның 99% хатын-кыз укытучылар, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасына (ОЭСР) кергән илләрдә бу сан 82% тәшкил итә. Татарстан Республикасында да урта һәм югары сыйныфларда эшләүче ир-ат укытучылар күрсәткече 17% булса, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасына кергән илләрдә – 38%.

 

– Сәләтле балаларны тәрбияләү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу юнәлешендә ниләр эшләргә планлаштырасыз?

 

– Республикада сәләтле балаларны тәрбияләү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу юнә­лешендә түбәндәге эшләр башкарыла:

 

1) талантлы балаларны эзләп табу механизмнарын камилләштерү, аларның үсеш юлларын күзәтү максатыннан, сәләтле балалар өчен республика үзәге төзү;

 

2) 4 нче сыйныфтан башлап укучыларны нәтиҗәләрен рейтинглы бәяләү формасындагы интеллектуаль бәйгеләргә, олимпиадаларга, турнирларга, күргәзмәләргә, иҗади бәй­геләргә, фестивальләргә һәм спорт ярышларына тарту;

 

3) балаларны Татарстан Респуб­ликасында төпләндерү өчен, аларны җәлеп итәрлек шартлар тудыру, шәхси һәм һөнәри үсешләрен тәэмин итү максатыннан, «Лидерлык нигезләре», «Татарстан Республикасы Президенты стипендияләре», «Сәләтле балалар һәм педагогларга адреслы ярдәм» проектларын тормышка ашыру;

 

4) сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшли торган оешмалар челтәрен киңәйтү.

 

Бүген Казан, Яр Чаллы, Түбән Ка­ма һәм башка шәһәрләрдә сәләтле балалар өчен түбәндәге белем бирү учреждениеләре ачылып, уңышлы гына эшләп килә:

 

– татар гуманитар гимназия-интернат (Актаныш районы);

 

– IT-лицей-интернат (Казан шә­һә­ре);

 

– «Интел» мәктәпләре;

 

– «РОСНАНО» мәктәпләре;

 

– «СМАРТ» мәктәпләре.

 

Бүген КНИТУ-КХТИ базасында химия лицей-интернаты, КНИТУ-КАИ базасында инженер лицей-интернаты ачу юнәлешендә эш бара. Сәләтле балалар өчен интернат тибындагы гомуми урта белем учреждениеләре челтәре булдыру концепциясе төзелде.

 

– 2012-2013 нче уку елында татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын фәкать 1 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Сезнеңчә, моның сәбәпләре нидә?

 

– Татар теленнән бердәм республика имтиханын, кагыйдә буларак, 050100 «Педагогик белем» һәм 032700 «Филология» юнәлешләре (белгечлекләре) буенча укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләүче 11 нче сыйныф укучылары сайлый. 2013 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын 76 укучы (2012 елда – 67, 2011 елда – 37), татар әдәбиятыннан 1 укучы тапшырды.

 

Статистика татар теленнән бер­дәм республика имтиханында кат­нашу­чылар санының арта баруын күрсәтсә дә, нәтиҗәләр, дөрестән дә, канәгатьләнерлек түгел. Шул ук вакытта КФУның татар теле бүлегенә керергә теләүче абитуриентларның күбесе татар теленнән кирәкле булган имтиханны (тестларны) югары уку йортының үзендә тапшыруны сайлап алган, чөнки КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан шундый мөмкинлекләр тудырылган. Бу бигрәк тә чит төбәкләрдән килгән абитуриентлар өчен уңайлы. Бүген татар теле бүлекләренә 110 урынга 426 гариза тапшырылган.

 

Татар әдәбияты буенча имтихан бирүчеләр санының кимүе соңгы елларда югары уку йортларында әлеге фән буенча кабул итү имтиханнарының булмавы белән аңлатыла (абитуриентлар рус әдәбиятыннан тапшырылган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча кабул ителә).

 

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен пропагандалау һәм үстерү юнәлешендә системалы эш алып барыла. Укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелә торган республика һәм төбәкара олимпиадаларда катнашу мөмкинлеге тудырылган. 2012 елда беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган Халыкара олимпиадада Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән һәм дөньяның 9 иленнән сәләтле балалар катнашты. Яңа уку елында Халыкара олимпиаданы тагын да эчтәлеклерәк, киңрәк үткәрү планлаштырыла.

 

– Быелгы республика мәгариф хез­мәткәрләренең август киңәшмәсе – Сез Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры буларак уздыра торган беренче зур чара. Якын киләчәктә Татарстан мәгарифе өчен нинди юнәлешләр өстенлекле булачак? Татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча нинди яңа алымнар гамәлгә кертеләчәк? Федераль дәүләт белем бирү стандартларына корылган яңа укыту методик комплектлары булдыру юнәлешендә министрлык нинди эшләр башкарачак?

 

– Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүнең төп өстенлекле юнәлеше – балаларга сыйфатлы белем бирү, тормышта үзенең лаеклы урынын табарлык шәхесләр тәрбияләү. Әлбәттә, бу эш заман таләпләренә туры килә торган белемле педагогик кадрлар әзерләү аша гына тормышка ашырыла ала.

 

Бүген республика җитәкчелеге тарафыннан педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту юнә­лешендә зур эш башкарыла. Бу, үз чиратында, мәгариф системасы алдына киләчәктә республикабызның икътисади үсешен тәэмин итәрлек көчле белгечләр әзерләү бурычын куя. Әлеге эш «Киләчәк» мәгарифне үстерү стратегиясендә билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру аша «Мәгариф турында»гы канун кысаларында башкарылырга тиеш.

 

Милли мәгарифкә килгәндә исә, 2013 елда һәр муниципаль районның мәгълүмати-методик үзәгендә милли мәгариф өчен җаваплы методист ставкасы булдырылды. Бүген сәләтле балалар өчен интернат тибындагы гомуми белем учреждениеләре челтәрен оештыру юнәлешендә эш алып барыла.

 

Яңа федераль белем бирү стандартлары нигезендә, төп һәм урта мәктәп өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар эшләнде, аларга таянып, төп мәктәп өчен яңа дәреслекләр эшләнә. Шулай ук татар мәктәпләре өчен төрле фән буенча дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыру эше дә оештырылган. 2013-2014 нче уку елында 15 дәреслек, татарчага тәрҗемә ителеп, мәктәпләргә таратылачак. 2-4 нче сыйныфларда белем алучы рус телле укучыларга әдәби уку өчен әсәрләр җыентыкларын әзерләү эше бара, яңа уку елына әлеге хрестоматияләрне мәктәпләргә таратырга планлаштырабыз.

 

Мәктәпләрдә туган телдә белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга инновацион эшчәнлекне киңрәк җәелде­рү, укытучыларның квалификация дәрәҗәсен үстерү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Шунлыктан дәреслек авторлары белән берлектә коммуникатив технологияләрнең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәтүгә юнәлдерелгән семинарлар, курслар оештыру эше яңа уку елында да дәвам итәчәк.

Просмотров: 628 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий