Вторник, 16.04.2024, 11:24
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2013 » Февраль » 14 » Тугызынчыларда татар теленнән мәҗбүри имтихан вакыты ачыклана
11:48
Тугызынчыларда татар теленнән мәҗбүри имтихан вакыты ачыклана
Рособрнадзор 9 нчы сыйныфта дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү вакытын билгеләде. 
Расписание буенча укучылар 28 майда - математикадан; 31 майда – Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән; 4 июньдә – рус теленнән ; 7 июньдә - Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән имтиханнар тапшырачак. 
11 һәм 14 июньгә өстәмә көннәр куелган. 11 июньдә - математика, история России, география, биология, физика, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), 14 июньдә рус теле, җәмгыять белеме, химия, һәм информацион-коммуникатив технологияләр, рус әдәбияты предметларыннан сынау бирү мөмкинлеге бар. 
Татарстанда тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри куелган. Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында яңа - дәүләт (йомгаклау) аттестациясе формасында татар теленнән имтихан тапшыруны да кертте. Шул ук вакытта традицион форма да сакланып калды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү сыйфатын тикшерү һәм укучыларны аттестацияләү бүлегеннән хәбәр иткәнчә, 2012-2013 уку елында да ике форма да гамәлдә булачак. Әлегә имтихан тапшыру көне билгеле түгел. Ул бер ай дәвамында ачыкланыр дип көтелә. 
Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен "кече Бердәм дәүләт имтиханы” дип атау гадәткә керде. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясе материаллары Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Укучылар бу имтиханнарны махсус имтихан кабул итү пунктларында бирергә тиеш булачак. Аларның эшен җәмәгать күзәтчеләре дә күзәтеп торачак. Бу укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтү өчен эшләнә.
 
Просмотров: 769 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий