Четверг, 23.11.2017, 06:29
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2014 » Апрель » 17 » Тукай премиясе ни өчен бирелә?
10:07
Тукай премиясе ни өчен бирелә?

 

 

2014 елда Г.Тукай премиясе кандидатлары ИСЕМЛЕГЕ

 

1958 елдан республикабызда киң танылган, җәмәгатьчелек хуплап, халык яратып кабул иткән, кабатланмас иҗат үрнәге булыр әсәрләр авторларына (шулай ук башкару осталарына) Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә башлау милләтебезнең дә, шул чордагы хакимнәребезнең дә хакыйкать тантанасы өчен көрәштәге җиңүе буларак кабул ителә. 
Беренче лауреатларны халыкның озакка сузылган алкышлар белән каршылавы күз алдымда: ул көн милләт бәйрәм итте... Икенче, өченче еллардагы бүләкләнүчеләрне, алкышларсыз гына сәхнәгә менгезеп, «партия һәм хөкүмәтебезгә рәхмәт» сүзләре әйттерделәр дә, киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп, алар хөрмәтенә чакырылган таныш «эстрадница»дан популяр җырлар җырлаттылар... 
Кыскасы, аклану сүзләре сөйләнелсә дә, Дәүләт бүләге тапшыру церемониясе авызга капканны чәйнәми-нитми генә йотып җибәрүгә охшап бара башлады. (Чәйнәр идең – бик әче, төкерер идең – әдәпсезлек.) Бу хәл хакимият вәкилләрен уйланырга этәрде булса кирәк – 1961-1965 елларда премиянең бирелми торуы – шуңа ишарә. 
Моны милләт төрлечә аңлады кебек. Кемнәрдер: «Машина ясыйсың икән, аның хәрәкәтен туктату җае (ысуллары) да булырга тиеш», – дип хупласа: «Ымсындыру өчен генә бүләкләүне гамәлгә кертү кирәкмәс иде», – дип, икенче як канәгатьсезлеген сиздерә. 
Дәүләт бүләгенең 4 ел бирелми торуында өлкә комитетын гаепләп күпме сөйләнелсә дә, бүгенге дәгъвачыларыбызның әрсезлекләре, тәкъдим итүчеләрнең талымсызлыклары «ярылып ятканда», үз вакытында, «Комсызланмыйк!» – дип бүләкнең абруен саклау чарасы күргәне өчен, Фикрәт Табеевка рәхмәт әйтергә тиешбез. (Фәнис Яруллинны бүләкләүдә дә акыллылык җиңде.) 
...Бүләкләү машинасы бүген, сигнал утларына әһәмият итмәстән, тормозларсыз, һаман алга тәгәри, лаеклылардан бигрәк «саеклар» лауреат була. Бездәге Дәүләт бүләге тапшыру процессы, дәүләт эше булудан бигрәк, ел саен уздырыла торган күңелсез бер йола үтәүгә әверелеп бара. «Бәйрәмнән күңелсез йолага» әверелүне «метаморфоза» диләрме? – Матур күренеш булмавы чынбарлык. 
Шәриф Камалның «Депутат» новелласында, нотыгын тыңларга килүче булмагач: «Әзерләгән нотык әзерләнгән, шул өч кешегә булса да сөйләргә кирәк», – дип, вокзал себерүчеләргә сөйли башлауга, болары да: «Хатынына нидер әйтмәктә, ахры», – дип, әдәплелек күрсәтәләр, ягъни тыңламый китәләр. Дәүләт исеменнән тапшырылучы зур бүләгебез дә «әзерләнгән бүләк әзерләнгән инде, кемгәдер тапшырып, «галочка» куярга кирәк», – дип кенә бирелүгә әверелеп бара түгелме? «Түгел», дип әйтүче табылмас. Чөнки охшашлык «ярылып ята». 
Бүләкләнүчеләрне кимсетәсем килми. Кешене нәфесе зур булуда гаепләп кенә төзәтеп булмый. Бирәләр икән – алмый нишләсен ул? Аннары... ул бит, шул бүләк артыннан чабып, үзен-үзе кимсетеп (горурлыгын җуеп) нинди генә түбәнлекләргә төшмәде?! Ала, әлбәттә. 
...Бүләк тапшыру «театрына» очраклы килеп, кул чапкан тамашачыны гаепләү дөрес булмас. Күпчелек тамашачы бүләкләнүченең ни өчен бүләкләнүен белми килә; белгәне, гаҗәпләнеп, уен – театр карый. Театрда кул чапмый буламы?! Шәриф Камалның дворниклары «нотык»тан качып котыла; ә безнең «телсез» тамашачы бүләкләнүчедән котыла алмый, чөнки бүләк акчасы аннан алган салым акчасыннан бирелә. 
Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру «технологиясендәге» кытыршылыклар турында газеталарыбызда берничә тапкыр сүз кузгатып карадым. Рәхмәт редакцияләргә: тәкъдим һәм теләкләремне үзгәртми бастылар. Хуплаулар да булды. Зур үзгәрешләргә өметләнмәсәм дә, нинди әсәрләрнең нинди таләпләрне канәгатьләндерсә генә дәгъвачы буларак көрәш мәйданына чыга алуын ике төрле аңламаслык тәгаенлек белән «лауреатлыкка» кандидатлык шартлары» басылып чыгар дип көткән идем. Чыкмады... Һаман көтәм, өметсез шайтан гына, диләр. 
«Сорый белеп сорасаң, бирүчесе – тәкатьсез», – диләр. Ныклы кагыйдәләре булмагач, ике як өчен дә хәрәкәт ирекле шул: сораучыны, ничек сораса да, гаепләп булмаган кебек, бирүчене дә, кемгә бирсә дә, гаепләп булмый: формальность саклана. Эчтәлеге – «галочка!» Әйтик, Рәссамнар берлеге дигән корпоративтан кемне дә булса лауреат ясарга кирәк, ди. Буяу белән кәсеп итүче «тешлерәкләр» инде бүләкләнеп беткән, бүләкне кемгә бирергә? Шунда сәясәт мәдәнияткә боера: рус булсын, өлкәнрәк яшьтә булса да ярый... Кешесе табыла. Әсәре генә узган гасыр урталарында төзелгән, биналарның таш бизәге исән... «Бирергә!» – ди корпоратив һәм... бирәләр!.. 
...Әдипләребез белән булган бер мәзәк: 
– Аксакал язучыбызның Тукай премиясе юк икән бит, җәмәгать... 
– Нәрсәсе өчен дип сорыйбыз соң? 
– «Күңел сафлыгы» дигән роман яза ич. 
– Язылмаган әсәр өчен премия каралмаган, диячәкләр... 
– Аның 30 нчы елларда ук язылган повесте бар бит... «Ак елга»мы... 
– Бик иске ич ул... 
– Шуның буенча театр спектакль куйды... 
– «Инсценировка өчен!» дип бирергә, ягъни... сорарга? 
Нәрсә өчен бирелүен, ничек игълан ителүен белмим – алды абзый лауреат исемен! 
Халык саны алу гаугасы чыккач, Себер татарлары вәкилен лауреат ясау кирәк булды. Әдипләребез Аяз Гыйләҗев белән Кыям Миңнебаев, аның өчен (яңа дип әйтерлек) әсәрләр язып, Себердәге милләттәшебезгә бүләк ясадылар. Нәтиҗәсе – Себер татарларының да үз лауреатлары булды! Могҗиза түгелме бу? Бу – чынбарлык! 
Әлеге дә баягы, «әзерләнгән нотык әзерләнгән...» – төпле кагыйдәләр юклык, лауреат статусы кимерчәгенең һаман да сөяккә әверелмичә, булган кагыйдәләрнең дә санланмавы нәтиҗәсе бу. Шундый мәзәкләрнең ел саен булуын ишетеп торганлыктан, дәүләт бүләгенең киләчәге өчен борчылмау гамьсезлек булыр иде. 
Бүген талымсыз бирүчеләр белән мактауны таләп итүчеләргә: «Оятыгыз кайда сезнең?!» – дип әйтергә тиеш булып та, дәшмичә, бүләк өчен үзара «сугышулардан» мәзәк, үзләре теләгән микъдарда «прәннек» тарата алуларыннан тәм тапкан чиновниклар бакчасына атыла бу «йомшак таш». (Ни өчен «йомшакмы»? «Әйткән сүз – аткан ук!» – диләр. «500.000» дигән уклы хәбәр салучыга тиеп, вәгъдәсе онытылмасын өчен әйтелә... Дәүләт бүләгенең күләме дә, саны да Дәүләт Советында кабул ителсә, ул аерым чиновник кәефенә бәйле булмас иде... Ә болай... ни булмас та, ни булыр?! Бездә премиянең тәгаенләнгән суммасы да, саны да, асылда кәнәфи хуҗасының кәефенә бәйле булу хәтта яшерелми дә. Мәгълүм булуынча, хаким дә, аның кәефе дә үзгәреп торуларга дучар.) 
Премия дәүләт исеменнән бирелгәнлектән, ул, һәрхәлдә, Дәүләт Советында кабул ителгән мәгълүм, үзгәрмәс кагыйдәләргә, канун маддәләренә «таянырга» тиештер. Әллә «Зәңгәр шәл»дәге качкыннарча, «Безгә закон нипочем»мы? Чынлап та, кайда соң ул законнар? Кануни кагыйдәләр нидән гыйбарәт? Нинди алар? Спорт ярышларының да кагыйдәләре була. Лауреат ясау – кешенең статусын үзгәртү бит! Бу инде, отышлар китерсә дә, уен гына түгел, бу – дәүләт эше! 
Ихтимал, бүләкләү шартлары белән кагыйдәләре кайчандыр кемнәрдер тарафыннан язылганнардыр да. Кайчан язылган? Теләсәң ничек шәрехләп була торган үлчәмсез-сузылмалы итеп язылганнармы икәнни?! 
Премия кандидатларын тикшерү комиссиясе әгъзаларының фамилияләрен әйтмәү дөрестер. Әгәр алар билгеле булса, аларга тыныч яшәү бетәр иде. Үзләренә генә түгел, гаилә әгъзаларына да һөҗүм башланачагы шиксез. Бүләкләүне таләп итүченең һөҗүмнәргә арсеналы бай була... 
Әгәр дә «кагыйдәләр» 1958 елда язылса, төп игътибарның идеологиядә булуы гаҗәп түгел. Бүген, идеология «юк», диләр. Алайса... нәрсәгә юнәлергә тиеш икән премия бирүчеләрнең үткен күзләре? Кемдер, елмаеп: «Сыйфатка!» – дияр. 
– Ә сыйфатны нәрсә билгели? 
– 
Эчтәлек, – ди кемдер. 
– Эчтәлекнең сыйфатлы булуы нидән тора? 
– ??? 
...Монысына җавап күптөрле булуы да гаҗәп түгел, чөнки сыйфатны билгеләүнең аерым ысулы да, приборы да юк. Әгәр әдәби әсәр яки сәнгать әсәре күпчелек замандашлары тарафыннан яхшы, яратулы кабул ителеп, рухи гүзәллек галереяләрендә үз урынын тапкан икән, мондый әсәрне сыйфатлыларга кертмәү мөмкин түгел. Музыканы – тыңламыйча, рәсем сәнгатен – күрмичә, әдәби әсәрне – укымыйча бәя бирү – демагоглар эше. 
Бездә дәгъвачыларны билгеләү процедурасы да, билгеләнгән дәгъвачыларны лауреат ясау процедурасы да заман таләпләренә туры килми кебек. Бәйсез эксперт тикшерүләре юклык та, корпоративларның штатный булуы да моны раслый. Кандидатлар исемлегенең бик соң игълан ителеп, чагыштыруларга вакыт азлык та ялгыш нәтиҗәләргә китерә. Әлеге дә баягы «әзерләнгән нотык әзерләнгән, шул өч кешегә булса да...»га кайтып кала. Тәкъдим ителгән әсәрләрне салым түләүче, күпчелектә, күрмәгән дә, ишетмәгән дә, белми дә. 
...Бездә бүген бүләкнең ни өчен бирелгәнлеге Тукай милләттәшләренә табышмак булган ясалма лауреатлар саны 50:50 чагыштырмасындадыр. 
«Идеология», дибез, «юк», дибез, «кирәкми ул», дибез. Ә сыйфатлы әсәр идеологиясез туа алмый. Гомумкешелек дөньясына хезмәт итеп, матурлыкка, татулыкка өндәсә – бу инде әсәр зур идеологик көчкә ия дигән сүз. Мисалга, Фабержьеның оста бизәлгән «Пасха йомыркалары»н алыйк: идеологиясе бармы?! 
Сыйфатлы булуның, ягъни лауреатлык дәгъвалаучы әсәрнең төп үзенчәлеге шундадыр – ул әсәр көтеп алынырга, халыкның күңелендә йөргән уй-фикерләрен, хис-тойгыларын, теләк-омтылышларын чагылдырырга тиеш. Әсәр белән очрашучы аны үзенеке дип танырга, яратырга, сакларга тиеш. Чын сәнгать әсәре, гаҗәпләнү мизгеле генә түгел, рухи уяну мизгелләре дә бүләк итә кешегә. 
Кайсыдыр газетадан укыдым, имеш, боздан да мунча салып керүчеләр бар икән! Булса булыр. Әмма ләкин бу сенсацияне «чынбарлык» дигән «комиссия» кабул итә алмый. Утлы су булмаган кебек, эсседә эремәс боз да юк, ди тәҗрибә авазы. 
Әдәбият-сәнгать әсәрләренең шаккатыргыч тәэсирле булуы, узгынчы тойгыларга гына таянганлыктан, күңелләрдә саклануы мизгелләр белән генә үлчәнә. Яңа туган бер әсәр дә, әгәр ул әсәр статусына лаек икән, юктан бар була алмый. Менделеев таблицасында әлегә табылмаган, әмма табылачак элементларның урыннары көткән кебек, әдәбият-сәнгатьтә дә урыннар җитәрлек. Тик ул урыннарга ия булыр «элементлар» тарихи, мәдәни, милли, социаль-генетик һәм табигый закончалыкларга нигезләнеп туарга тиешләр. Бер җөмләгә сыйдырырга тырышып әйткәндә, күп чак чынбарлык үзе шаккатырса да, һәр шаккатырган чынбарлык була алмый. «Шаккатыргычлар» гомере – сабын куыгы гомере. Сабын куыклары, никадәр матур булсалар да, озакка чыдамыйлар – шартлыйлар. (Хәер, бездә химия фәнен бик тә алга киткән дип сөйлиләр бит. Сабынлы суга кушарга «дару» табып, шартламас куык кабарту ихтималы да бардыр.) 
...Без сүз алып барган Дәүләт бүләген чират буенча тапшыру чынбарлык булса да, лауреат булу очраклылыкка әверелеп бара. Дәүләткүләм эштәге очраклылык ул – афәт, каза, хурлык, бәла. (Очраклылыкның хакыйкатькә тәңгәл килү ихтималын Гёте «алфавиттагы хәрефләр язылган шарлар идәнгә төшкәч шигырь юллары хасил булу» белән чагыштыра. Гёте – шагыйрь генә түгел, министр булган шәхес, шәт, белгәндер. Аңа ышанмау – үзеңә ышанмаудан яманрак.) 
Сыйфатлы әсәр халык мәнфәгатьләренә хезмәт итә, дидек. Халык төрле милләтләрдән, төрле дин тотучылардан яки дин тотмаучылардан оеша. Милләтсез әдәбият та, сәнгать тә туа алмый. Туып, кабул ителеп, үз милләтенә хезмәт итсә генә алар гомумкешелек дөньясына да хезмәт итәләр. 
– Үз милләтенә хезмәт иткән һәр иҗатчының эше сәнгатьме соң? – дигән сорау туа. 
– Түгел, әлбәттә!... 
Элегрәк елларда дәүләт бүләгенә ия булыр өчен кандидатлар исемлегенә эләгергә дәгъвачыларның үзләре йөрүен күз алдына китерү дә кыен булса, хәзер шуның киресен күзәтәбез: «Үзем чапмасам, кем йөрер!» – ди дәгъвачы һәм таныш-белешләрен, әшнәлекне эшкә җигә, газета-журнал редакцияләре белән бәйләнешкә керә, радио-телевидение каналларында «чагылып китүләр» оештырырга маташа, үзе турында үзе язган мәдхияләренә имза өчен абруйлы исем эзли. 
Әмма чын абруйлы кеше андый эшкә имзасын куймас. Шул бер тамгасы белән абруена җуелмас тап төшерә ул. Тиешсезне яклап тавыш бирү дә, абруеңны таплап ялганга имза кую да, үзеңә ышанганнарга хыянәтнең җинаятькә тиңедер. Мондый хәлләргә юлыкканда: «Зәвыклар турында бәхәс урынсыз», – дип кенә котылып булмый; хаклыгыңны җәмәгатьчелек алдында исбатлый алганда гына кичерелүгә өметләнергә мөмкин. 
Чираттагы дәгъвачылар турында «кылларын тартып карау» ниятендә әңгәмәдәш эзләп, бер кич Язучылар берлеге клубына киттем. Халык Ш.Камалга багышланган кичәгә дип җыела иде. Күбесе каләм әһелләре, әлбәттә, язучылар. Әңгәмәдәшне чиратлары җитепме, чиратсыз гынамы лауреат булганнар фикере риясыз булыр дигән мантыйктан чыгып эзләдем. Дөресе – сайладым. Чөнки кемгә генә карама – лауреат иде. («Язучылар берлеге»н «Лауреатлар клубы» дип атау заманчарак яңгырар иде.) Исем-фамилияләрен күрсәтмәү шарты белән, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатларыннан ике сәнгать эшлеклесе фикерләре белән уртаклашырга ризалашты. Аулак почмак табып урнаштык. Кулымда – дәгъвачылар исемлеге. Соравым: «Кайсы лаек? Кайсы саек?» Сөйләшүне үзгәртми язам. 
– ...Сүзне, язучылар йортында алып баргач, язучылардан башлау дөрес булырдыр. 
– Дөресен дөрестер. Тик: «Үзеңнеке – үзәктә», – диләр бит. Сорау бирелсә, җавап бирергә булыр анысы... Сорап кара... 
– Сорау куелды ич – кем лаек? 
– Шагыйрьләребез турында әйткәндәме? ... Алар турында шигырьләре сөйли инде... Әдәбият галиме Нил Юзиев: «Шигырьләре кечкенә, дип, шагыйрьне юкка чыгару дөрес булмас», – ди. Әйе, язсыннар. ...Шигырьләре озын булып, «Поэма» дип аталганда, шигырь озынлыгы шагыйрь зурлыгыннан килмәве дә мәгълүм хакыйкать. Хакыйкатькә таянырга кирәк! 
...Шагыйрь буласы килүчеләр күпкәрәк китте бит. Язганнары сәнгать таләпләренә туры килеп, яңа фикер әйтү турында уйламыйлар... Мин бу шагыйрәләрне кимсетеп әйтмим... Болар инде күптән яза, күп яза... Нигә язулары да аңлашыла: язмый булдыра алмыйлар, шуңа язалар. Язсыннар! Бәлки укучылары да бардыр. Дөнья матур, дөнья киң бит! 
– Лаекмы, түгелме? 
– Кем? 
– Кем турында сөйлисез соң? 
– Мин, гомумән, шигърият турында әйтмәкче идем. 
– Безгә «лаеклымы, түгелме?» соравына гына җавап кирәк бит! 
– Анысын комиссия әйтә инде. Махсус комиссия. 
– Әгәр комиссия бер язучыга да лауреат исеме бирмәскә дисә? 
– Бирергә тиешләр! Чөнки премия махсус әдәбият-сәнгать әсәрләре авторларын гына бүләкләү өчен булдырылган. 
– Бүләкләрлек әсәрләр ел саен тумый бит... Юк бит... 
– «Илеңдә ни – табыныңда шул», диләр түгелме? 
– Илдә булып узганнарның әлегә әдәбиятта чагылганы юк шул. Сай йөзәбез. 
– Ә нәрсәдә чагыла? Музыкадамы? Рәсем сәнгатендәме? Куегыз, зинһар... 
– Фән Вәлиәхмәтовка «Музыкаль мәдәният»кә зур өлеш керткәне өчен дип лауреатлык сорыйлар. Имеш, ул сирәк башкарыла торган җырларны пропагандалый. Кемгә? Кайда? Ничек пропагандалый? Фәннәр академиясенең фольклор бүлегенә барып язылсын! Кыйммәтле табышлары булса – медаль бирерләр. Табыш юк икән, кем чакырса – шуңа барып җырлау кала абзыйга. Чакыручы булуы – үзе зур бүләк аңа. Чөнки Фән әфәнденең җырлау стилен дә, вокал мөмкинлекләрен дә бүген «үрнәк»кә дип тәкъдим итеп булмый. Аннан да моңлырак, киң диапозонлы, профессиональлектә камилрәк җырлаучыларны «Татар моңы» бәйгесе ел саен дистәләп бүләк итә. 
– Ул бит Башкортстаннан! Сәясәт бар бит... 
– Мәдәнияткә сәясәт тыгылса, мондый сәясәт мәдәнилектән ерак дигән сүз. Хәзер һәр авылда гармун уйнап җырлаучы бар. Әйбәт уйныйлар, оста җырлыйлар. Фән әфәндегә Башкортстанда, Татарстанда «Халык артисты»н биргәннәр икән, үпкәлисе юк аның. Әгәр лауреат исеме дә бирелсә, аннан да әйбәтрәк җырлаучы үзешчән авыл музыкантларын ничек бәхилләтербез? Алар күп бит! 
...Театрлар, уңышлы спектакльләре өчен, «Алтын битлек» дәгъвалыйлар, Тукай премиясенә лаек булалар. Бик дөрес! Үзешчән театрлар да ярыша, әмма алар, «Алтын битлек» өчен түгел, үз тиңнәре бүләге өчен көрәшә. 
...Үзешчәннәргә дә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелә башласа, аның статусын, асылын үзгәртү проблемасы туа. Чынлап та, бәлки, премия бирү аренасын киңәйтү кирәктер? Ни өчен анда авторлар һәм һөнәри башкару осталары гына булырга тиеш? Хәзер сату осталары, рекламачылар заманы. Бу эштә дә үзенең елгыр-өлгер осталары булгач, нигә лауреатлары булмаска тиеш ди? Булсын! 
...Тәүбә-тәүбә... Әйттем исә кайттым. Аренаны киңәйтмичә дә премия көтүчеләр җитәрлек. 
– Кемнәр? 
– Мин аны кем дип атарга да белмим: маклермы ул? «Менеджер»мы? Дирижер диләрме? Сладковский! Дәгъвасы: «Татарстан Республикасы композиторлары антологиясе өчен» дигәннәр. Оста булса да, томанлы формулировка. 
– Кем соң ул: автормы, башкаручымы? 
– Германиядә шоу-бизнес өлкәсендә тәҗрибә туплап, Казанда Россиянең иң яхшы оркестрын төзергә килгән дирижер. Төзер дә! Күп миллионнарга төшереп, Италиядән яңа уен кораллары кайтартуга ирешкән. Кая керсә дә, сүзен үткәрә торган, максатына ирешә торган кеше, диләр. Аның өчен безнең республиканың дәүләт премиясе зурракка ирешү юлында бер «репетиция» генәдер. 
– Антологиясе ни? 
– Коммерция! 
– Коммерция өчен әлегә премия бирү каралмаган бит. Бәлки киләчәктә... 
– Каралмаса да бу ала! Алачак! Кешесе шундый: бирә торган түгел, ала торган! Теләкләренә ирешә торган талантлы менеджер. «Звезда Поволжья» газетасында еш мактала ул. Бусы да аның булдыклылыгы, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсе. 
– Чит милләтләрдән булган Александр Ключарев, Олег Лундстрем, Натан Рахлиннар – татар музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән онытылмас шәхесләр. Александр Сладковскийның татар музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре нидән гыйбарәт? 
– Денис Мацуевны китертеп концертларын оештырды, Хворостовскийны китерде, тагы кемнәрнедер чит илдән... 
– Татар милли композиторыбыздан яңа исемнәр ачтымы? Яңа музыкаль ачышлары бармы? 
– Ул бит үзенең программасында ачык итеп әйтә: Казан симфоник оркестрына Европа табынырга тиеш, ди. Һәм табыначаклар! Атака бара! 
– Татар композиторлары әсәрләренәме? 
– Сүз әсәрләр турында түгел – оркестр турында! Антология шул оркестр башкаруында язылганлыктан, аның дирижеры да, менеджеры да А.В.Сладковский булганлыктан – ул премия ала, татар тамашачысы аптырап карап кала... 
– Хәзер инде аптырамый – күнекте. Сынчы Намдаковның «Хранительница»сына бирсәләр дә сүз әйтмәс. 
– Күнегеп булмас нәрсәләр дә очраштыра шул... 
– Мәсәлән? 
– Исемлеккә карыйк: 1983 елда эшләнгән Ю.Никулин портреты өчен быел бүләк сорыйлар! 30 ел буе көтеп ятудан сыйфаты яхшырганмы? Коньякны, озак яткан саен яхшыра, диләр. Рәсемнең буявы кибә торгандыр, бәлки? Нигә узган ел сорамаганнар, ун ел элек ни караганнар? Былтыр пешмәгән җимеш бу ел пешкәнме? Әллә соң, әлеге дә баягы – чираты шулай ахырда булу гына сәбәпме?... Никулин үзе исән булып, бу турыда белсә, менә дигән клоунада номеры эшләгән булыр иде дә, ни дисең, гомер чикле. Ярый, җитте, бетерик сүзне. 
...Гомер генә түгел, һәр нәрсә чикле. Премияләр дә, аны бирүче комиссиянең дә түземлеге чикле. Быел ничек булыр? 
Чиклеләрдән дә «шиклесе» шул: дәгъвачылар исемлегендә премиягә чын-чынлап лаеклыларның фамилияләре быел да юк... Алар бар бит! Исәннәр! 
...Республиканың даны өчен, иминлеге өчен, тарихи дөреслек өчен, милләтнең яшәве өчен аларның хезмәтләрен күрүне чикләү шикле дә, шомлы да. 
Заманында, «КамАЗ» темасын яктыртканы өчен, дип, бер публицистка премия бирелгән икән, нигә бүгенге иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр буенча язучыларга бирмибез? Бу бездә гаҗәеп зур әһәмиятле һәм үтемле жанр бит. Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Дамир Исхаковларның үтемле телдә язылган акыллы мәкаләләре булмаса, бүгенге публицистика да шул «КамАЗ» төзелеше чорын хәтерләтер иде. Дәүләт бүләгенә күптән лаек әдипләребездән Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнәрне, лауреат булмауларына үзләре гаепле, диләр. Нәрсәдә гаепле? Милләтебезне яратудамы? Үз милләтен яраткан кешене милләтчелектә гаепләү дөрес түгеллеген Довженко Сталинга аңлатып яза. Аңлый бит «мыек»! Җәфалар күрсәтсә дә, режиссерны эзәрлекләүләрне туктаттыра. 
Патриотлыктан дошманлык эзләү кемгә, ни бирә бүген? Бирми! 
Дәүләт премиясенә көрәш мәйданында лауреат исеме бирү «мәйдандагыча» хәл ителергә тиеш түгел... Эмоцияләр түгел – кагыйдәләр эш йөртергә тиеш! 
а) Аның өчен иҗат берлекләре кандидатлар санын чикләргә тиешлекне кагыйдәдә аерым маддә буларак күрсәтергә кирәктер. 
б) Бер берлекнең 4-5 дәгъвачы тәкъдим итүен яклау кичәге көн. 
в) Бер үк дәгъвачыны икенче елда да күрсәтү акылга сыя торган эш түгел. Һич югында, «3-5 елдан соң» дип чикләү, кискен тоелса да, шул арада яңа әсәр иҗат итү ихтималы стимул була ала. Язсын, эшләсен! 
г) Үзен-үзе тәкъдим итүчене исемлеккә кертүне, әгәр кагыйдәләрдә булса, ашыгыч рәвештә бетерергә кирәктер. Моннан да артык мәгънәсезлек була алмый. Үз-үзен мактаган кеше хурлык, мәсхәрәгә генә лаек ул. Бүләккә түгел. 
Бу язманың алдан әзерлегем булмыйча, шок хәлендә язылуы эчтәлекнең таркаулыгында да күренәдер. Әмма ләкин теләк бер һәм ул таркау түгел! Бүләкләү – дәүләт эше. 
Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең статусы да, бирелү кагыйдәләре дә өр-яңа экспертиза узып, матбугатта басылып чыгарга тиештер. Шулай булмаганда, бүләк алу һәм лауреат булу мәйданда «мәйданча» дәвам итәчәк. «Мәйданча» хәл ителүнең нәрсәгә китерүен күреп, ишетеп торабыз. 

Әхтәм ЗАРИПОВ
, режиссер Шәһри Казаy

 

Просмотров: 641 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий