Пятница, 19.04.2024, 05:07
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Категории раздела
Мои файлы [6]
Презентацияләр [24]
Методик эшкәртмәләр. [14]
сыйныф җитәкчесенә [6]
детское движение до 90-ых годов
Видео [6]
мында видео..
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Каталог файлов

Главная » Файлы » Методик эшкәртмәләр.

5 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН “ТАТАР ТЕЛЕ” ПРЕДМЕТЫ БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫ)
[ Скачать с сервера (2.14 Mb) ] 07.09.2015, 11:08

КЕРЕШ
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кую Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасында зур үзгәрешләр тудырды. Әлеге документ барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларының нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт булып тора. Белем бирү процессын Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләре буенча оештырганда «төп гомуми белем бирүнең эчтәлеген укучы нәрсә белергә (истә калдырырга, кабатларга) тиеш дигән сорауга җавап кына түгел, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруны тәэмин итә торган шәхескә кагылышлы, коммуникатив, танып белү, регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны да» исәпкә алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бөтен уку-укыту процессы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм бәяләүгә корыла. Татар телен укытуга килгәндә, телгә кагылышлы теоретик материалны яхшы үзләштергән, үз туган телендә камил итеп сөйләшә, үз фикерен дөрес итеп формаштыра, башка телләр белән кызыксынучы, аларны ихтирам итүче, ТР ике дәүләт телендә аралаша ала торган билингваль һәм полилингваль шәхес тәрбияләү максаты куела. Мәгълүм булганча, һәр уку предметының эчтәлеге укытучы тарафыннан төзелгән эш программасында чагылыш таба.
Укыту предметы буенча төзелгән эш программасы укытучының белем бирү эшчәнлеген оештыру системасын характерлый торган норматив-идарә итү документы(аңлатма язуы, уку предметының эчтәлеге, программаның бүлек һәм темаларны үз эченә алган календарь-тематик план, белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләре, әлеге нәтиҗәләргә ирешүне бәяләү юллары һәм формалары) булып тора. Ул укытучы тарафыннан үрнәк эш программасына нигезләнеп төзелә. Программаларны эшләү гомуми белем бирү оешмаларының уку-укыту, методик һәм норматив эшчәнлекнең аерылгысыз бер өлеше булып санала. Шул ук вакытта “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы 273 нче номерлы Федераль законы уку предметы, курсы, дисциплинасының (модуленең) эш программасы дигән төшенчәне үз эченә алса да, биредә әлеге төр программага куела торган таләпләр билгеләнми, шул сәбәпле укытучы эш программасын төзегән вакытта төрле сораулар белән очрашырга мөмкин.
Әлеге методик тәкъдимнәрдә татар теле предметы буенча эш программасының моделен төзү буенча киңәшләр бирелә, эш программасының структурасы, төп өлешләре, аны төзү юнәлешләре билгеләнә.
Эш программасының структурасын, өлешләрен төзүдә аерым уку предметының үрнәк программасының билгеле параметрлары хезмәт итә, чөнки үрнәк программа, югарыда билгеләп кителгәнчә, эш программасы төзү нигезләренең берсен тәшкил итә.
Эш программасын төзегәндә аның максатларын, бурычларын һәм функциясен билгеләү мөһим.
Эш программасының төп максаты – белем бирүнең билгеле бер баскычында төп белем бирү программасының, уку планында каралган сәгатьләр санына туры килгән аерым ук предметы буенча үрнәк программаның эчтәлеген, дәрестән тыш эшләр планын, өстәмә белем бирү сәгатьләрен тормышка ашыру.
Эш программасының бурычларын түбәндәгеләр тәшкил итә:
- гомуми белем бирү оешмасының белем бирү эшчәнлегенең максатлары, бурычлары һәм укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып аерым уку предметының эчтәлеген, күләмен

Категория: Методик эшкәртмәләр. | Добавил: Sasha116rus
Просмотров: 811 | Загрузок: 45 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий