Вторник, 23.04.2024, 14:58
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2014 » Февраль » 11 » “Казан утлары” журналы “Ак җилкән” I Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсы игълан итә
13:56
“Казан утлары” журналы “Ак җилкән” I Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсы игълан итә

Казан утлары” журналы редакциясе 7-11 нче сыйныф укучылары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары тарафыннан иҗат ителгән әдәби әсәрләр (проза, поэзия, драматургия, публицистика) конкурсы уздыра.

"Ак җилкән” I Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсының төп максатлары – яшь буында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү.

Конкурс быел 20 гыйнвардан 1 апрельгә кадәр бер турда уза. Катнашырга теләге булганнар жюри хөкеменә kazanutlari@yandex.ru адресы буенча үзләре турында мәгълүмат һәм ирекле темага иҗат ителгән ике-өч әсәр җибәрә яки редакциягә китерерә. Әсәрләр кулъязма вариантта кабул ителми, ә электрон вариантта гына җибәрелә. Катнашучының jpeg форматында сыйфатлы бер фоторәсеме һәм "Казан утлары” журналына 2014 елның икенче яртыеллыгына язылу турында квитанциянең скан-күчермәсе беркетелә.

Мәктәп укучыларына аерым, студентларга аерым бәя бирелә. Проза, поэзия, драматургия, публициястика жанрларында иң уңышлы дип табылган әсәрләр арасында һәр юнәлештә I, II, III урыннар, иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек өчен бүләк, авторның үз стилен чагылдырган әсәр өчен, композицион осталык өчен бүләк, сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре өчен бүләкләр каралган.

Гран-при бары тик иң югары балл җыючы бер укучыга гына тапшырыла. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 25 апрельгә билгеләнгән. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат "Казан утлары” журналы сайтында һәм "Вконтакте” челтәренең "Казан утлары” битендә урнаштырылачак.

Иң яхшы әсәрләр "Казан утлары” әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналында басылачак.

Белешмәләр өчен сайтлар: www.kazanutlary.ru ; "Вконтакте”: vk.com/qazanutlari; телефон: 8-905-371-15-71 (Рамил Гомәр улы Ханнанов)

Просмотров: 669 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий