Каталог файлов
Главная » Файлы » Методик эшкәртмәләр. |
[ Скачать с сервера (202.0 Kb) ] | 23.10.2013, 13:01 |
Аңлатма
язуы. Эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларга
татар телен укыту буенча Мәгариф министрлыгында расланган программа ( "Рус
телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә
укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар өчен, Казан; Татарстан китап нәшрияты
2011) нигезендә төзелде. Укыту планында 3 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3
сәгать вакыт бирелә. Программада 102 сәгать каралган. Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,
Г.М. Ахметзянова, Л,А, Гиниятуллина "Күңелле татар теле” (ике кисәкле) Казан
"Татармультфильм”, 2013 Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен
дәүләт теле буларак укытуның төп максаты телне аралашу чарасы
буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник ңәмгыятьтә үзара
аралашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү
стандартларында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем
бирүнең нигезе һәм, аларның укыту эшчәнлекләрен формалаштыруга да нигез сала,
гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып
белү чарасы буларак, укчыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен
үстерүгә хезмәт итә. Укыту методик комплекты (УМК) аша татар телен дәүләт
теле буларак өйрәнү түбәндәге максатларны күзаллый: -башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен,
аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап
аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу
осталыгы) формалаштыру; -укучының танып белү мөмккинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын
үстерү; -укучыларның күмпилләтле җирлектә аралашу
культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчекләренә
карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсальшәхси күнекмәләр
формалаштыру. -укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү. Өченче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим
ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора; ·
Дәреслек. ·
Мультимедиа. ·
Язу
дәфтәре. ·
Ишетеп
аңлау күнегүләре. ·
Дәресләрне
планлаштыру. | |
Просмотров: 702 | Загрузок: 25 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0 | |