Суббота, 20.04.2024, 17:54
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Категории раздела
Мои файлы [6]
Презентацияләр [24]
Методик эшкәртмәләр. [14]
сыйныф җитәкчесенә [6]
детское движение до 90-ых годов
Видео [6]
мында видео..
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Каталог файлов

Главная » Файлы » сыйныф җитәкчесенә

“Без сугышны әле оытмадык”
[ Скачать с сервера (1017.2 Kb) ] 26.02.2015, 19:30
“Без сугышны әле оытмадык” Максат:Укучыларның татар телендә сөйләм телен үстерү.Әдәби әсәрләр аша балаларның Бөек Ватан сугышы чоры турындагы белемнәрен тир әнәйтү. Сугыш күргән, сугышны үткән кешеләр белән горурланырга өйрәтү,өлкән буынга ихтирам тәрбияләү. Беренче проект.Сугыш чоры җырларын өйрәнү. Бирем.Әти-әниләрдән,әби-бабалардан,интернеттан сугыш чоры җырларын табу.Алар нинди рухта язылганнар,нинди темага? Җырлар тыңлау. Икенче проект Сугыш чоры турында язылган шигырьләр Бирем.Сугыш чоры турында язылган шигырьләр эзләргә.Шигырләрьне сөйләп карау. Өченче проект. Сугыш вакытында хәрби гаскәрләр киеме. Бирем.Сугыш вакытында хәрби гаскәрләр киеме нинди булган? Аремя сафларында хезмәт иткән солдатлар киемнәре белән уртак якларын табу. Рәсемнәр ,фотолар алып килергә, алар турында сөйләргә. Дүртенче проект.Авыл халкы кигән киемнәр. Бирем.Әбиләрдән сорап,элеккеге фотолардан карап ,авыл кешесенең нинди киемнәр кигәнен сөйләргә. Бишенче проект.Сугышка кадәр тормыш,сугыш башлану. Бирем.Сугыш башлануы турында кайдан белгәннәр.Аңа кадәрге тормыш турында олылардан сорап килергә. Истәлекләр белн уртаклашырга. Нәтиҗә: Алда билгеләнгән проектлар әзерлек этабында чишелеш таптылар.Шушы проектларның чишелеше булып агитбригадага сайланган җырлар,шигырьләр , костюмнар торалар. Зал шарлар белән бизәлгән.Мәктәптә чыгарылыш кичәсе.Кызлар мәктәп формасыннан, егетләр ак күлмәктән, чалбардан.Артта экран, экранда плакатлар: ”Кыңгыраулы мәктәп еллары” , “Әй мәктәбем ,белем учагы, син гомернең иң гүзәл чагы”.Егетләр, кызлар”Җәйнең матур аяз таңнарында” көенә вальс әйләнәләр. Дима.Кайчан гына бу көн бик еракта, килеп җитмәс төсле тоелды. Лилия.Хуш ,мәктәбем,дуслар, остазларым, балачагым, яшьлек мәхәббәт. (Яшьләр бииләр, көлешәләр.Көй әкренәя, сәхнә бушап кала.Экран кабына Анда фашистларның безнең илгә бәреп керүләре күрсәтелә). Света. Ул көнне мәктәптән кайтканда, Кич арып йокларга ятканда, Берәү дә китерми уена. Иртән –иртүк сугыш башланасын Һәм бетәсен бары 45- нең маенда. (Сәхнәгә акрынлап шул ук яшьләр җыелалар.Алар моңсу.Кыз белән егет җитәкләшеп микрафонга киләләр.) Саша.Мин бик тиздән кайтырга , дип китәм. Телә бары җиңү килүен. Дошманнарны җиңеп сау кайтырга Ярдәм итәр синең көтүең. Лилия.Мин ышанам.Тиздән очрашырбыз. Кабатланыр айлы ,тын кичләр. Яу кырында исән-сау йөрергә Ярдәм итәр сиңа саф хисләр.(Яулык болгап озатып кала.Яшьләр бергә җыелып басалар.) Җыр “Солдатлар”.(Сәхнә читендә “Җир –ана”.) Диана.”Җир -ана”.Көннәрегез авыр , улларым, кызларым. Юлларыгыз озын, тынгысыз, Тик шулай да ачынмагыз, Бу көрәштә ялгыз түгелсез. Әгәр дошман каршы килсә Курыкмагыз,атыгыз. Минем теләгем шул сезгә Исән-имин кайтыгыз.(Экранда сугыш кыры,моңсу гына атлап кызлар җыелалар.) Җыр”.Әйләнеп кайтыгыз”(Солдат киеменнән, аркасына биштәр аскан егет чыга) Азат.Иң беренче зур сугышка керәм бүген, Иң беренче зур сугышны күрәм бүген Идел буйларында якты киңлекләрдә- зәңгәр күгем, Зур сугышка керәм бүген. Көтә мине яр астында инеш, Суы көмеш. Мин кайтырга тиеш исән килеш, Мин кайтырга тиеш. Мин кайтырга тиеш туган илгә, Мин кайтырга тиеш туган өйгә. Сабантуйга алган затлы киемнәрем калды чөйдә- Мин кайтырга тиеш туган өйгә. Мин бердәнбер көтеп алган малай идем нәселебездә,- Мин кайтырга тиеш өйгә. Җыр. “Син кайтмадың” Экранда җиңү көне.Бар да шат.Тамаша башында катнашканнар чыгалар. Сәхнә кырыенда солдат сөйли. (Салмак кына көй яңгырый.) Дима.Кичер, әнкәй, кичер. Кайта алмавымны. Чит ил туфрагында , ятып калганымны. Язмышымны белмим , Озак көткәнсеңдер “Катмый калмас ул!”-дип Өмет иткәнсеңдер. Илгә кайтасылар Килми идеме соң! Гомер өзелүен Тели идемме соң! Сугыш фаҗигасен Онытмасын еллар! Язмышлары миндәй Алар- милионнар! Кичер ,әнкәй.кичер, Кайта алмавымны. Чит ил туфрагында Ятып калганымны. Алена.Каберең кайдадыр, билгесез, Туфрагың күмгәндер үләннәр. Китмиләр күңелдән беркайчан Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.. (Сәхнәдәгеләр артка чигенәләр,алга балалар керә) “Солдатта булган диләр”җырын җырлыйлар. Рафаиль Алгиз. Әгәр сугыш булса, яңадан да Әгәр сугыш булса,тагын ятим Җир сыкраныр авыр ярадан. Калыр безнең газиз аналар. Яшь егетләр китәр яу кырына Күпме туйлар булмый калыр илдә, Кайтмас өчен өйгә яңадан. Тумый калыр күпме балалар! Ринат. Демид. Әгәр сугыш булса , ул чагында Беребез дә теләмибез кабат Читләп үтмәс үлем безне дә. Сугыш утларына керергә. Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез,- Менә шуңа күрә кирәк безгә Аямас ул беребезне дә! Тынычлыкның кадерен белергә! Валера Алгиз. Без сугышны әле онытмадык, Әгәр кирәк икән, без дә Китмәс тә ул безнең күңелдән. Курыкмыйбыз үлемнән. Яклап калыйк җирне сугышлардан, Ялкын эченә керербез , Саклап калыйк җирне үлемнән! Газинурлар эзеннән. Рафаиль Һәм аларның батырлыгын Һәркайсыбыз кабатлар. Без- аларның оныклары, Без- булачак солдатлар! Экранда район үзәгендәге батырлар һәйкәле. ИльвираҖиңүчеләр калка һәйкәл булып, Һәйкәл булып баса батырлар. Ә батырлар үлми ике тапкыр- Алар хәзер мәңге балкырлар! Настя .Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә, Һәйкәлләрнең җаны таш түгел. Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны?!- Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел. Фәйрүзә. Гасырларның һәр минуты хәзер “Бер минутлык тынлык” аларга. Тып-тын алар шуңа. Таш һәйкәлләр Эчтән генә тиеш янарга. Лилия. Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә- Бухенвальдта җырлый, Хатыньда... Һәйкәл җыры- Батырлыкка Гимн- Мәхәббәт һәм нәфрәт хакында. Валя. Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә, Җырлый алар акыртын гына. Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк! Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына! Лилия.Кайтмаганнар. Уйда сакланалар, Җырда ятланалар Кайтмаганнар Һәйкәл булып басты Кайтмаганнар. Баш иябез сезгә,каһарманнар! Кулланган әдәбият. 1.Татар җырлары.Караоке.2005 ел. 2.Валиев М. Х.Күңелем кошы.-К.Мәгариф,2004ел.
Категория: сыйныф җитәкчесенә | Добавил: Sasha116rus
Просмотров: 903 | Загрузок: 44 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий