Суббота, 20.04.2024, 13:53
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Сентябрь » 14 » 2012 ел — Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы
10:35
2012 ел — Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы

Агымдагы ел Татарстанда тарихи - мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Чал тарих битләрендә мөһим урын биләп алачак елның үз эмблемасы да булдырылды. 2012 ел татар халкы тарихына бәйле күп кенә тарихи даталарга бай булачак.

Мәгълүм булганча, быел Евразия киңлекләрендә төрки-татар мәдәниятенең киң җәелүен барлыкка китергән һәм Кытайдан алып Кавказга кадәр таралып урнашкан беренче төрки дәүләт булган Түрк каганаты корылуга 1460 ел тулса, Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләренә 1090 ел.

Ә моннан нәкъ 780 ел элек болгар-татар шагыйре Кол-Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре иҗат ителде. Шулай ук быел татар телендә беренче басма китап нәшер ителүгә 400 ел була

Просмотров: 1511 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий