Пятница, 26.04.2024, 12:52
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Апрель » 25 » "Ана шәфкате" фоторәсемнәр конкурсы
13:42
"Ана шәфкате" фоторәсемнәр конкурсы

"Ана шәфкате" фоторәсемнәр конкурсы

20.02.2012

Ана шәфкате… Күкләр кебек биек, дала кебек киң, диңгез сыман тирән ул. Ана күңеленә генә иксез-чиксез зур шатлыгың, иңнәреңә авыр йөк булып ятучы борчу-мәшәкатең – барысы да сыя. Ул бүлешә дә, күтәрешә дә, кичерә дә. Әйе, ана – гафу итүче. Егылганда күтәреп торгызучы. Кочагына кысып юатучы. Сиңа гомер бүләк итеп кенә калмыйча, яшәр өчен көч тә бирүче. Ул сине озатып кала, кайчан, кай тарафтан кайтып керсәң дә, нәкъ менә бүген, шушы сәгатьтә туган нигезең бусагасын атлап узасын алдан төшләрендә күреп, юрап китереп, өзелеп сагынып көтеп ала. Бары аның гына сиңа теләгән теләкләре, кылган догалары калган барлык якыннарыңныкыннан ихласрак, яктырак, тирәнрәк. Ана – баланың җирдәге фәрештәсе ул. «Диалог Ауразия» платформасы һәм «Сөембикә» журналы игълан итә торган фоторәсем бәйгесе дә «Ана шәфкате» дип атала. Конкурсның шартлары буенча «Ана шәфкате»ндә моңа кадәр беркайда да басылмаган, башка бәйгеләрдә урын алмаган фоторәсемнәр катнаша. Рәсем гади сурәт кенә булмыйча, аңарда әниләрнең эчке матурлыгы, күңел халәте, холык-фигыле, гомумән, аның бар дөньясы чагылырга тиеш. Фоторәсем белән бергә конкурста катнашу өчен гариза (заявка) да җибәрергә кирәк. Анда түбәндәге мәгълүматларны күрсәтү шарт: 1.катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме; 2.уку яки эш урыны, биләгән вазыйфасы; 3.электрон почтасының адресы; 4.телефон номеры; 5.фотосурәтнең исеме; 6.фотосурәт турында кыскача мәгълүмат. Заявканы техник яктан рәсмиләштерү тәртибе (Word документында): шрифт – Times New Roman; кегль – 12; абзац – бер ярым; .rtf форматында сакларга; теле – русча, татарча. Фоторәсемнәр яхшы сыйфатлы һәм 1Мб тан күбрәк булырга тиеш. Эшләрне konkursda@gmail.com адресына, темага «фоторәсем конкурсы» дип язып җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, ә иң уңышлы фоторәсемнәр «Сөембикә» битләрендә урын алачак. Фоторәсемнәр 2012 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Элемтә өчен телефон: 238-18-47

Просмотров: 765 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий