Четверг, 28.03.2024, 20:19
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Апрель » 27 » Безнең күңелләрдә син, Тукай!
13:33
Безнең күңелләрдә син, Тукай!

Безнең күңелләрдә син,        Тукай!

          (Әдәби-музыкаль кичә)

 

Максат: Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү; Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

   

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, Тукайга багышлап язылган сүзләр.

Әкрен генә "Туган тел” көе яңгырый.

Алып  баручылар чыга.

1.  Алып баручы. Бар күңеллелек  бөтен  дөньяда, бар  бер  ямь  бүген!

2. Алып баручы .Мин беләм:бәйрәм  бүген, бәйрәм  бүген !

1.Алып баручы .Исәнмесез,хөрмәтле  кунаклар !

2.Алып баручы.  Һәр  елны татар халкы  түземсезлек  белән  апрель аен көтеп  ала.  Ул  аны  табигатьнең  иң  матур  фасылы  булган  өчен  генә  түгел ,  ә  сөекле, олы  шагыйребез Тукай  туган , безгә  Тукайны  бүләк  иткән  ямьле ,матур  көннәр  итеп тә каршы  ала. Һәм  һәр  елны  татар  телендә  аралашкан  кешеләр  Тукай турында  уйлый ,  Тукай  шигырьләрен  ятлый.  Менә бүген  дә  без Тукайның туган көненә   җыелдык. Бүген шагыйребезнең  туган  көне.Бүген  -  бәйрәм  ! 

( "Бәйрәм бүген” җыры, башкара 4б сыйныфы укучысы Инсаф.)

1.Алып баручы. Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

                              Җылы яктан кошлар кайтканда.

                              Туган көнең синең, бөек Тукай,

                              Тугры халкың итә тантана.

                            

   2.Алып баручы . Туган җирең, халкың турындагы

                              Шигырьләрең мәңге яшь синең,

                              Син үзең дә безнең күңелләрдә

                              Япь-яшь Тукай булып яшисең.

 

   1.Алып баручы .Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

                             Син мәңгегә безнең арада.

                             Мәңге колач, шат шигырьләреңнән

                             Туган халкың көдрәт ,көч ала.

 2.Алып баручы.Габдулла Тукайның яраткан шигырьләрен 4нче Б сыйныфы укучылары  укыйлар.

 

           Мөмкин түгел аеру Тукайны!   

  1.А.б. "Яз җыры”башкаралар 2нче сыйныф укучылары.

  

 1.А.б. Габдулла Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.

2.А.б. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Тукайның балачагы, дуслары турында 2нче Б сыйныфларын тыңлап китик.

.       

(сәхнәләштерелгән күренеш, " Кызыклы шәкерт ”.)

"Сыерчык”шигыре ,сөйли Заһитова Диләрә.

 

2.А.б. Шагыйрьнең күп әсәрләре  туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый 1.А.б. Табигатьтә үскәнсең син, күреп (" Туган авыл”җыр, башкара 2б сыйныфы укучысы Нуриәхмәтова Динә.)       

2.А.б. Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар. 

1.А.б. Тукай, синең моңлы исем белән

           Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

           Синең сагыш тулы шигырьләрең  

            Халык җырларына әйләнгән.

(3нче сыйныф укучылары шигырьләрен сөйлиләр.)

 1.А.б.Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2.А.б. Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Бүген без шушы илаһи телдә сөйләшәбез. Аралашабыз, җырлыйбыз! 

Көй уйный, күбәләк булып киенгән бер кыз биеп йөри. Бер бала чыга.

(сәхнәләштерелгән күренеш, " Бала белән күбәләк”.)     

Кәҗә:Исәнмесез,укучылар,бәйрәмгә чакырмасагыз да мин дә килдем.Беләсезме ни өчен?Ничек инде миннән башка бәйрәм үтсен.Әле менә Сарыкныда иярттем.Без сезне бүген сынап карарга булдык,Г.Тукай туган көненә җыелгансыз,ә шигырьләрен беләсезме соң?Без сезгә шигырьләреннән өзек укыйбыз, ә сез шигырьнең исемен әйтерсез.

 ( "Бишек җыры”)Сарык:  Булды балалар! Сез Г.Тукайның шигырьләрен бик күп беләсез икән. Рәхмәт сезгә,сау булыгыз.

 (Сәхнәдә 1нче сыйныф укучылары”Кер юабыз”)

1нче сыйныф укучылары балачагын искә төшерә.

1.А.б. Тукай көненә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Аны «Туган тел» җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу безнең аңа булган тирән хөрмәтебез, ихтирамыбыз булыр. Безнең күңелләрдә син, Тукай!

 

("Туган тел” җыры башкарыла.)

Просмотров: 1724 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий