Ниһаять, сәгате сукты. Татарстан мәктәпләрендә яңа фән – Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре укытыла башлады.
– Ил күләмендә Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дигән яңа фәннең алты модуле тәкъдим ителде. Моңа 34 укыту сәгате каралган. Болар – Россия халыкларының дини мәдәнияте, Дөньяви этика нигезләре, Православ мәдәнияте нигезләре, Ислам мәдәнияте нигезләре, Будда мәдәнияте нигезләре, Иудаизм мәдәнияте нигезләре. Республикабыз мәктәпләренең 61 проценты – Дини мәдәният нигезләрен, 38 проценты Дөньяви этика нигезләрен сайлап алды. Яңа фәнне меңләп мөгаллим укытачак. Болар – башлангыч класс, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары. Барча укучылар дәреслекләр белән тәэмин ителгән, Мәскәүдә нәшер ителгән дәреслекләрне үзебездә тәрҗемә иттердек. Урысча да, татарча да дәреслекләр җитәрлек, – дип сөйләгән иде 4 сентябрь көнне парламентта булган ислам дине турында сөйләшүдә ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.
– Министр урынбасары китергән процентларда йөзгә берәү тулмый. Әллә башка модульне дә сайлаучы булдымы? Шул дәреслекләрне дә күрсәтегез әле, – дип мин министрлыкның укыту процессын методик һәм дәреслекләтә тәэмин итү секторы мөдире Җәлил Мотыйгуллинга мөрәҗәгать иттем.
– Бәлкем, ялгыш ишеткәнсездер. Без ике генә модульгә заказ бирдек. Башка төр дәреслекләрне күрсәтә алмыйм. Әле татарчасын күбрәк тә бастырдык. Татарстаннан читтәге татар мәктәпләре сораса, аларны да тәэмин итә алабыз, – дип аңлатты һәм миңа Дини мәдәният нигезләре белән Дөньяви этика нигезләренең татарчасын да, урысчасын да бүләк итте Җ.Мотыйгуллин. Җәлил әфәнде дөрес әйткән икән: берничә көн элек дүртенче сыйныфта укучы улым да яңа дәреслеген күтәреп кайтты, мәктәп китапханәсенә кайткан булган, укучыларга гына таратырга өлгермәгәннәр. Узган ел, урыс теленнән аермалы буларак, татар телен бер сәгатькә кыскарту бәрабәренә физкультураны атнага өч сәгатькә җиткергәннәр иде. Быел инглиз телен атнага ике дәрескә калдыру хисабына әлеге яңа фәнне укыта башлаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк: әүвәл яңа фәнне IV сыйныфның икенче яртыеллыгында башлап бишенче сыйныфның беренче яртыеллыгында дәвам итү каралган иде. Әмма православ дин әһелләренең, иртәрәк укытылган саен яхшырак, дигән тәкъдиме җиңеп чыкты. Бүген укучылар кулында булган дәреслек унҗиде сәгатькә генә исәпләнгән, шуңа күрә моны дәреслекнең беренче кисәге дип кенә карарга кирәк. Бу уңайдан озак еллар дини мәгариф белән шөгыльләнүче ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикере башкачарак. "Әллә ни төптән уйланылган карар булмады бу. Авыл районнарында, әйтик, Арчада, Балтачта дүртенче сыйныфлар бишенчеләрдән ике-өч мәртәбә артыграк. Чөнки кечкенә авылларда башлангыч мәктәпләр генә калды. Димәк, укытучыларны да күбрәк әзерләргә туры килә. Зур мәктәпләрдәге укытучылар, билгеле, әзерлеклерәк була”, – дип исәпли ул. Әлбәттә, зур мәктәптә яңа фәнне яхшырак укыта алырлык кешене сайлап алу мөмкинлеге зуррак. Шул ук вакытта православ дин әһелләренең омтылышы да яхшы аңлашыла: укучы никадәр кечерәк яшьтә булса, аңа тәгаен бер дин вәкиле икәнлеген сеңдерү ансатрак. Дәреслекләр турында берничә сүз. Ни кызганыч, Мәскәүдәге "Русское слово” нәшрияте әзерләгән һәм урысча Ульян һәм Тверь шәһәрләрендә бастырылган дәреслекләр Казандагы "Идел-Пресс” басмаханәсендә татарча дөнья күргән дәреслекләрдән сыйфатлырак (каты тышлы һәм ялтыравыклы). Кереш сүздәге аерма да игътибарны җәлеп итә: урысча басылган дәреслектә ("Основы религиозных культур народов России”) православиенең Россия тарихында аерым роль уйнавына басым ясала. Татарча дәреслектә бу раслау хаклы рәвештә төшереп калдырылган. Татар телендәге дәреслекнең исемендә "нигезләре” дигән сүз нигәдер төшереп калдырылган ("Россия халыкларының дини мәдәнияте”). Хәуваны – Һава (11 нче бит), "иңдергән”не "иңде” дип кенә язу (78 нче бит) кебек хилафлыклар да бар. Монысы тәрҗемәчегә һәм мөхәрриргә дәгъва булды. Дини мәдәният нигезләренең бер авторы, ислам дине турында язучысы үзебезнең галим, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин булуы – күңелле хәл. Дөрес, аның исем-фамилиясе дәреслекнең тышлыгында күрсәтелмәгән (моны Рәфыйк әфәнде үзе, бик кечкенә деталь бу, дәреслек басу таләпләренә кагылышлы нәрсә генә, дип аңлатты). Мәгърифәтче, Казандагы "Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан әлеге китап белән танышып чыкканнан соң: "Ярыйсы гына дәреслек килеп чыккан. Якташ булганы өчен генә мактавым түгел: дәреслекнең иң яхшы, иң төпле өлеше – ислам турында бүлеге”, – дип аңа зур бәя бирде. Без Рәфыйк әфәндегә, Ислам мәдәнияте нигезләре дигән дәреслекне күреп буламы соң, анысын да Сез яздыгызмы, дип мөрәҗәгать иттек. "Әлеге китап миндә юк. Ишетүемчә, әлеге дәреслек авторларының берсе – Мәскәү ислам институтының элеккеге ректоры Марат Мортазин”, – дип җавап бирде ул безгә. Мәгълүм ки, Чечнядә шул дәреслеккә өстенлек биргәннәр. Кулда булмагач, әлеге хезмәт турында тәгаен нәрсәдер әйтүе кыен. Инде үзебезнең республикага килгәндә, бүген дә күп кенә дин әһелләребездән, мәктәпләребезгә ислам мәдәнияте нигезләрен кертсәләр, яхшырак булыр иде, дигән уфтанулар ишетергә туры килә. Бер караганда, чиста татар авылларында шулай тиештер дә. Тик менә шәһәр җирләрендәге катнаш мәктәпләрдә татар балаларына – ислам мәдәнияте нигезләре, урыс балаларына православ мәдәнияте нигезләре укыта башласаң, сыйныфның урталай яисә зур һәм кечкенә өлешкә бүлгәләнү, мөселман һәм православ дип "әйткәләшү” куркынычы бар бит. Менә шуннан шикләнә безнең хакимиятләр. Шуңа күрә дә унбишәр ел ислам әхлагы нигезләрен укыткан мәктәпләр әле дә бу фәнне факультатив рәвештә генә укытуын дәвам итә. Әхлак дигәннән. "Основы светской этики” дигән дәреслекне "Дөньяви әхлак нигезләре” дип тәрҗемә итү, безнеңчә, уңышлы булмаган. "Әхлак нигезләре” дип тәрҗемә итәргә иде. Әнә "Татарча-урысча сүзлек”тә дә бу сүз "нравственность, этика, мораль” дип бирелә. Кыскасы, әхлакның тар мәгънәсе дә, киң мәгънәсе дә бар. "Этика” дип биреп кенә дәреслекнең гыйльмилеге артмый.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча