12:51 "Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2014" | |
4 март көнне Казан ратушасы бинасында "Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2014" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Ел саен уздырыла торган бәйгедә 122нче гимназиянең математика укытучысы Миләүшә Камышина җиңү яулады. Миләүшә Камышинага Казанның иң яхшы укытучысы – 2014 исеме бирелде һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Бәйгедә икенче урынны Совет районының 79нчы мәктәп укытучысы – Рада Захарова, өченче урынны 52нче гимназиядә башлангыч сыйныф балаларын укытучы Альбина Прошина алды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |