Пятница, 26.04.2024, 01:44
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Сентябрь » 14 » Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада уза
10:40
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада уза

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада уза

Мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәреләчәк. Анда катнашучыларны терки башлаганнар инде. Әлеге чара Татарстандагы телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – татар телен үстерү өчен өр-яңа шартлар булдыру, Тукай телен Россиянең башка төбәкләрендә дә ныгыту, популярлаштыру. Әле алай гына да түгел, олимпиадада чит ил укучылары да катнаша ала. Бу исә әлеге тел бәйгесенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. Олимпиада Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары арасында уздырыла. Ә инде чит ил укучыларына килгәндә, бәйгедә 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар катнаша ала. Моның өчен Казан федераль университеты сайтында махсус сәхифәдә теркәләсе. Катнашучылар исемлеген барлау 13 сентябрьдә тәмамланыр, дип планлаштырыла. Конкурс ике өлештән торачак. Беренче этап тест формасында үткәрелә. Укучылар биремнәрне Интернетта чишәчәк. Сайлап алу конкурсыннан үткәннәр исә икенче этапка уза. Олимпиаданың әлеге өлеше тагын да катлаулырак. Монда балаларның татарча сөйләшә белү осталыклары да, татар халкы тарихы, аның мәдәнияте буенча белемнәре дә сыналачак. Билгеле бер темага эссе язу, татар телендә яки татар милли үзенчәлекләрен чагылдырган иҗади номер әзерләү бәйгеләрендә исә алардан креативлык, иҗади осталык та таләп ителә. Бәйге җиңүчеләренә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының махсус дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.


«Intertat. Ru» материаллары буенча


Просмотров: 1524 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий