Пятница, 29.03.2024, 17:06
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Октябрь » 1 » Хәлил Мәхмүтов вафат
12:34
Хәлил Мәхмүтов вафат

Бүген иртәнге 5тә Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Хәлил Мәхмүтов якты дөньядан китеп барды. Хәлил абый озак вакыт авырган иде. Кызганыч, авыруын җиңә алмады. Туганнары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу иртәгә 29 сентябрьдә 10да Тинчурин театры бинасында.

Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган.  

Төп рольләре: Туктаров – Т.Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш», Малик – И.Юзеев «Кыр казлары артыннан», Хәйретдин – Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр», Иртуган – Т.Миңнуллин «Без бит авыл малае», Күрән би – Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Кәрим – Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Николай Александрович – К.Тинчурин «Сакла, шартламасын!» һ.б.

Мәктәбебез укытучылары артистның гаиләсенең кайгысын уртаклаша. Урыны оҗмахта булсын Хәлил аганың!


Просмотров: 777 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий