22:22 Килеш кушымчаларын кабатлау | |
Дәрес тибы:ГКК(грамматик күнекмәләрне камилләштерү) Максат: Килеш кушымчаларын җөмләдә,сөйләмдә куллану. Бурычлар: 1).килешләрне билгели белү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; 2). логик фикерләү сәләтен үстерү; 3). татар теленә карата ихтирам 4)коллективизм сыйфатын тәрбияләү. 5)тарихка,үткәннәргә ихтирам тәрбияләү ҖИҺАЗЛАУ: татар теле дәреслеге ( 144,145 нче бит) ,таблица. Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар. Кулланылган структуралар: МЭНЭДЖМЕН, , ФИНК – РАЙТ – РАУНД – РОБИН, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,Тэк оф тач доун,КОНЭРС,КОНТИНИУС РАУНД РОБИН. Дәрес барышы: I.Оештыру моменты. а) психологик уңай комфорт урнаштыру; б) дежур укучы белән әңгәмә; Исәнмесез,укучылар. Бүген безнең дәрестә кунаклар да утыра. Белемнәрегезне күрсәтергә, тулы җаваплар бирергә тырышыгыз. Сезгә хәерле көн, зиһен, тел ачкычлары теләп дәресне башлыйм. Бүген дәрестә 2 төркемдә эшләрбез. 1 бирем. 1нче төркем кунакларга,2нче төркем сыйныфташларыгызга уңышлар теләгез. Сезгә хәерле көн телибез. Сезгә уңышлар телибез,4-5 ле алыгыз. II. Белем һәм күнекмәләрне камильләштерү,яңа материалны кабул итәргә әзерлек. 1.Тактадагы җөмләләр белән эш.Җөмләләргә карагыз ,иптәшегез белән фикерләшегез әле. Тактада язылган җөмләләргә нинди кушымчалар куер идегез? Ягез беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? . 1. Йомшак кар... ява- Ни өчен кушымча куелмый?( Б.к.) (именител.подеж) 2. Каеннарның яфрагы юк. Ни өчен -ның кушымчасы куйдыгыз (притяжательный падеж-выражает определенную принадлежность одного предмете другому) 3. Юл... чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын. (направительный падеж-обозначает тот предмет,по направлению к которому совершается действие..) 4.Сорау... тыңла.(Винительный падеж-выражает прамой объект действия) 5.Мин өй... чыктым.(Я вышел из дома)(исходный падеж-предмет или пункт,от которого начинается действие,причину действия..) 6.Урам.... яз.(Местно-временной падеж-выражает место,время действия) III.Дәреснең максатын,бурычларын билгеләү Игьтибар белән карагыз әле. Болар нинди кушымчалар,әйдәгез тикшереп алыйк. Димәк,без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? Килеш кушымчалары. Әйе, бүген килешләрне кабатлыйбыз .Килеш кушымчалары белән сүзләр төзербез,сөйләмдә кулланырбыз. IV.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. 1.Кирәкле грамматик формаларны кабатлау. ФИНК – РАЙТ – РАУНД – РОБИН Өстәлләрегездәге кәгазьгә килешләрнең сорауларын языгыз.Уйлагыз,искә төшерегез. Ә хәзер,берегез яза, калганнар әйтеп торалар. Кайсы төркем бетерде.Арада озын укучы укый. Дөресме?Килешәсезме? - Әйдәгез,кушымчаларны гына укыйбыз. Бергә. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. 1.“Эстафета” уены. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН. Тактада сүзләр.Уйлагыз 1 төркем- авыл , 2 төркем –шәһәр сүзен килешләр белән төрләндереп тактада яза.(Бер-бер артлы чыгалар) - Кайсы төркем дөрес һәм тиз язар? Кушымчаларга игътибар итегез.Дөресме,килешәсезме? Бик яхшы! Ни өчен авыл сүзенә - калын, шәһәр сүзенә –нечкә кушымчалар ялганган ? (Кайсы төркем беренче) .Дөресме,килешәсезме? Бик яхшы. 2.Дәреслек белән эш. КОНЭРС Хәзер китапларның 144 битен ачабыз.Узган әдәбият дәресендә Сөембикә турында укыган идек ,шул текст белән эшлибез.Текстны укыйбыз,килеш кушымчалары ялганган сүзләне укыйбыз,килешен әйтәбез,сорау куябыз. Дөресме,килешәсезме? Бик яхшы. 3.Ситуатив күнегүләр эшләү.Хәзер, 1нче төркем текстан чыгыш килешендәге сүз кергән җөмләләрне язып алалар,2нче төркем төшем килешендәге сүз кергән җөмләләрне язып алалар. Берегез бер җөмләне , икенчегез икенче җөмләне языгыз .Язып бетергән төркем бүлмәдә беркетелгән кәгазьдән үзләренең җөмләләрен табалар. Дөрес бастыгызмы,фикерегезне үзгәртмисезме? Дошман шәһәрне камап ала .Сөембикә , шәһәрне саклап калу өчен, барлык манаралардан да биек булган яңа манара төзүне таләп итә. Ул җиде катлы манарадан тора..Дошман шәһәрне камап ала. Сөембикә , шәһәрне саклап калу өчен, барлык манаралардан да биек булган яңа манара төзүне таләп итә. 4.Кәгазьләне алабыз.Икенче якларына язылган текстларны укыйбыз.Сүз нәрсә турында.Укыгыз,уйлашыгыз.Берәмләп укыйбыз.Сорауларга җавап бирәбез. ГАЛИ БАБАЙ. Минем бабай 18 яшендә сугышка киткән . Ул фашистларны Берлинга кадәр куып барган. Бабамның медальләре, орденнары бик күп.
Быел Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.ББөек Ватан сугышына Балык Бистәсеннән 4 меңнән артык кеше киткән. Шуларның тугызына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән . -Димәк, без быел Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәбез? 70ел -Балык Бистәсеннән ничә кеше китә.? Ничә Советлар Союзы Герое бар? 5.Бирелгән кәгазьләрдә эш. Бирем: исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә. Кемнәрнең хаталары бар, ярдәм итәбез. ФИНК – РАЙТ – РАУНД – РОБИН структурасы белән эшләү.Уйлагыз,ашыкмагыз. Алсу Казан... кайта. 6. Уен . Тэк оф тач доун. Юнәлеш килешендә генә утырабыз. Агачлар, китапны, урманга, мәктәптә, урындыкның, Китапка ,өстәлдән, тактага., дуслар, балага,боздан,куяннан, сөткә машинаның, кошка, кардан. . Каенга, төлкедән, әнигә , укучының Баш килешендә генә утырабыз Агачлар, китапны, урманга, мәктәптә, урындыкның, Китапка өстәлдән, тактага., дуслар, балага,боздан,куяннан, сөткә,машинаның, кошка, кардан. . Каенга, төлкедән,укучыныңр екияР I VI.Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү 1.” Чылбырлы” уены.- Хәзер без “Чылбырлы” уенын уйнарбыз. Бер кеше сүзне баш килештә, икенче кеше иялек килешендә, өченче кеше- юнәлеш, дүртенче кеше-төшем , бишенче кеше-чыгыш , алтынчы кеше- урын-вакыт килешенә куеп әйтә. Чылбыр кемдә тукталып кала, шул кеше яңа сүзне төрләндерә башлый. Уен шулай дәвам итә. ( Чылбыр тәртибендә 1-дәрес, алма,2-өстәл,урам сүзләрен төрле килешләргә куеп әйтү.) VII.Дәресне йомгаклау.Әйдәгез,дәрескә нәтиҗә ясыйк әле. Бүген без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? - Балалар, татар телендә ничә килеш бар? (Тулы җавап таләп итү.) - Килешләр белән төрләндергәндә калын әйтелешле сүзгә нинди кушымча ялгана? - Нечкә әйтелешле сүзгә нинди кушымча ялгана? Килеш кушымчалары ни өчен кирәк? Тагын нәрсә турында сөйләштек? Без Сөембикә ханбикә турында,Бөек Ватан сугышы турында сөйләштек. Дөрес, балалар. Сез бүген алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезне күрсәттегез. Килешләр темасын яхшы үзләштергәнсез Рәхмәт. Хәзер тестлар эшлибез. VIII.ӨЙ эше. Өйтәлегездә тагын бер кәгазь бар.Өйдә бирелгән сорауларга килеш кушымчаларын кулланып җавап язарга кирәк.Җөмләләрне тәрҗемә итәбез 1.Син Бөек Ватан сугышы турында беләсеңме? 2.Балык Бистәсеннән чыккан геройлар ничә? 3.Синең бу сугышта катнашкан туганнарың бармы? .1. Сорауларга җавап.2. хикәя формасында җавап. Сезгә яңа уңышлар теләп, дәресне тәмамлыйбыз. -Я предлагаю вам,посоветовавшись в группах,поставить оценки за урок. | |
|