Четверг, 25.04.2024, 11:06
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Апрель » 23 » Рәзил Вәлиев
10:46
Рәзил Вәлиев
 Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы (элекке Ширәмәт районы) Ташлык авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, ул күршедәге Шәңгәлче сигезьеллык мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренең яңа гына ачылган беренче урта мәктәбенә укырга керә. Сигез балалы ишле гаиләдә олы ир бала булганга, бәләкәйдән үк ул өй тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Казанга килеп, университетның журналистика бүлегендә укый башлагач та аңа яшьли өйрәнгән һөнәрләре ярап куя. 
    Разил Вәлиев башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, хикәяләр иҗат итә. Озакламый аның беренче шигырьләре район газетасында басылып чыга. Үзенең иң беренче җитди иҗат мәктәбе дип ул Чаллы район газетасы каршында эшләүче әдәби түгәрәккә йөргән елларын саный. Шигырьләре республика матбугатында басылып, төрле иҗади бәйгеләрдә, бәхәсләрдә, очрашуларда шактый чарлангач, ул, яшьтәшләрен бераз аптырашта калдырып, икенче курста укып йөргән җиреннән университетны ташлый да Мәскәунең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына яңадан беренче курска барып керә. 
    Әдәбият институтында Разилнең киләчәк иҗатына юнәлеш бирүче кешеләрнең берсе атаклы шагыйрь Лев Ошанин була. Бөтен дөньяга танылган җырлар авторы белән биш ел буена аралашып, иҗади бәйләнештә яшәү эзсез калмый, Рәзил үзе дә җырлар яза башлый. 
    Ә инде атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров белән танышып, аның киңәше белән "Дулкын", "Таң җыры", "Бер алманы бишкә бүләек" кебек җырлары дөньяга килгәч, Разил башы-аягы белән җыр дөньясына кереп чума. 
    Рәзил Вәлиевнең "Зәңгәр кабырчыклар" исемле беренче шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә укыган чакта басылып чыга. Мәскәүдә укыган елларда Рәзил Вәлиев драматургия өлкәсендә дә каләм сынап карый: аның телевизион фильм өчен язган "Яшел күзле такси" дигән сценарие институт күләмендә үткәрелгән конкурста беренче урынны ала. 
    Әдәбият институтында укыган чордан башлап бүгенге көнгә кадәр Разил әлеге өч жанрда — поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗат итә. Ләкин кайсы гына жанрда эшләсә дә, ул иң элек шагыйрь булып кала. Аның проза әсәрләре үзләренең шигъри теле, образларга бай булуы белән аерылып торалар. Ә җырлы-моңлы пьеса-спектакльләре театр сәхнәләреннән төшми... 1972 елда әле генә Әдәбият институтын тәмамлаган Разил Казанга кайтып "Ялкын" журналында башта әдәби хезмәткәр, аннары — бүлек мөдире, соңрак җаваплы сәркатип булып эшли. Шушы чорда ул күбрәк балалар өчен язган әсәрләре белән матбугатта күренә, нәни дусларына атап ике шигъри китап һәм проза әсәрләре бастыра. Шул елларда иҗат иткән җырлары һәм "Яшисе килә" повесте өчен 1982 елда аңа республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә. 
    Чаллы шәһәрендә язучылар оешмасы ачылгач, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Разил Вәлиевне аның җитәкчесе итеп билгели һәм 1965 елда Чаллы белән саубуллашып Казанга юл тоткан егет, уналты ел узганнан соң, 1981 елның язында яңадан туган якларына кайтып төшә. 
    1984 елда Татарстан язучылары съездында Разил Вәлиев Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары итеп сайлана. Чаллыдагы кебек, ул 
    монда да тыныч кына кабинетта утырып тора алмый: төрле республикалар 
    да татар әдәбияты атналыклары, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә та 
    тар шигыре һәм җырына багышланган кичәләр оештыруда актив катнаша, язучылар өчен Комлев урамындагы йортны алу артыннан көне-төне чаба. 
    Разил Вәлиев, кайда гына яшәсә дә, туган ягы Түбән Кама белән даими элемтәдә тора. Ул Түбән Кама районы һәм шәһәре мәктәпләрендә ел саен "иң яхшы укучыга" шәхси премияләрен тапшыра. 
    1986 елдан 2000 елга кадәр Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсе директоры булып эшләде. Ул эшләгән чорда республикабызның баш китапханәсе татар китабын туплап, өйрәнеп, пропагандалап торучы фәнни оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелде. 2000 елда аны Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе итеп сайлап куйдылар. 1990 елдан бүгенгә кадәр Разил Вәлиев — Татарстанның халык депутаты, 1992-1995 елларда Татарстан Югары Советының милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссия рәисе, Президиум әгъзасы булды, 2000 елда Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, Президиум әгъзасы итеп сайланды. 1997 елда аңа Россия Гуманитар Фәннәр Академиясе академигы дигән мактаулы исем бирелде. Разил Вәлиевне хәзер Татарстанда гына түгел, дөньяның башка төбәкләрендә дә беләләр, аны һәрдаим халыкара форумнарга, симпозиумнарга чакырып торалар. Соңгы елларда гына ул АКШ, Канада, Англия, Төркия, Польша, Израиль, Кытай, Испаниядә узган фәнни-иҗади форумнарда катнашып, анда Татарстан вәкиле буларак чыгышлар ясады. 
    Ике дистәдән артык китап, дүрт пьеса, йөзләгән җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев-нең татар милләте, татар тарихы, татар мәдәнияте өчен янып йөрүенә, бу өлкәдә куйган хезмәтләренә дөнья җәмәгатьчелеге дә югары бәя бирде. Ул "Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен" Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. АКШның һәм Англиянең биографик үзәкләре Разил Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайладылар, дөньякүләм танылган "Кем ул кем" дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгардылар. Ә 1993 елда АКШның Төньяк Каролина шәһәрендәге биографик институт Разил Вәлиевкә "XX гасыр кешесе" дигән мактаулы исем бирде. 
Просмотров: 4985 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий