Пятница, 19.04.2024, 22:50
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Сентябрь » 26 » Республикада сәламәт балалар кими
12:21
Республикада сәламәт балалар кими
Татарстанда сәламәт балалар саны көннән-көн кими бара. Бүген республикада балаларның бары тик 11 проценты гына тулысынча сәламәт. Бу турыда журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган пресс-конференция вакытында Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Шунысы мәгълүм, балаларның сәламәтлекләре какшауда зур рольне балалар бакчалары һәм мәктәпләр уйный. Мәсәлән, бакчага йөргән арада сәламәтлеге начарайган балалар 2 тапкырга арта, ә мәктәптә укый башлагач исә аларның саны 1,6 тапкырга күбәя. Бүген республикада күз күреме начарланган балалар 40 процентны тәшкил итә. Умыртка сөяге авырулары исә балаларның 47 процентында ачыкланган. «Әлеге авыру очракларын киметү өчен безгә мәктәп һәм балалар бакчалары тормышыннан һәрчак хәбәрдар булырга, алар эшчәнлеген һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк. Бала үз яшенә туры килә торган партада гына утырырга тиеш. Сәламәтлек сәгате дәресләре дә даими уздырылсын», дип белдерде җитәкче. Бала сәламәтлеге дөрес туклануга да бәйле. Мәсәлән, беренче сыйныфта ашказаны авырулары белән интегүче балалар 19 процент кына булса, 11 нче сыйныфны тәмамлаганда алар инде 43 процентны тәшкил итә. Шуңа күрә, мәктәпләрдә укучылар туклануы дөрес итеп оештырылырга тиеш. «Санитар закон таләпләре буенча укучыларны ике мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итү каралган. Әгәр дә башлангыч сыйныфта укучылар озынайтылган көн төркеменә йөриләр икән, алар 3 тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш. Әгәр дә инде ул 11 яшьтән өлкәнрәк һәм факультатив дәресләргә йөри икән, мәктәп аны ике мәртәбә ашатырга бурычлы. Бала өчен иң кирәкле азык-төлек – сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш һәм балык», дип белдерде Марина Патяшина үзенең чыгышында. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәпләрдә балаларның 91 проценттан артыгы дөрес туклана. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк
Просмотров: 709 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий