Четверг, 28.03.2024, 22:07
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2012 » Апрель » 9 » Сөембикә – ханбикә.
13:45
Сөембикә – ханбикә.

                                                                                                                                    Минем уйлавымча, һәр халыкның үзенә генә хас тарихы бар.Тарих ул-хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган.

        Мин  тарих белән кызыксынам .Үзем укыган,ишеткәннәрдән чыгып, татар ханнары турында язарга уйладым. Мин аларны санап , аларга бәя бирергә җыенмыйм.Татар халкының күренекле, ил белән идарә иткән ханнары күп булган. Мине бөек шәхес буларак  горурланырга , хатын-кыз буларак сокланырга этәргәне берәү генә. Ул-тарихыбызның танылган, кабатланмас  ханбикәсе, әлбәттә, Сөембикә. Кем соң ул, легендар Һәм онытылмас, яраткан ханбикәбез?

Сөембикә-Ногай морзасы Юнысның кызы була. 1533 нче елны аны Мәскәү тарафыннан Казан ханы итеп куелган Җангалигә кияүгә бирәләр.  Озак та үтми, Казан халкы каршы чыгып, ул үтерелә.  Шул  ук елны Сөембикә Казан ханы Сафагәрәйнең хатыны була. Алар яратышып, бик матур гына яши башлыйлар. Аларның Үтәмешгәрәй атлы уллары туа. Алар бергә бик аз яшәп калалар, Сафагәрәй үлә. Казан ханы итеп Үтәмешгәрәйне билгелиләр.Малай үсеп җиткәнче  дәүләт белән Сөембикә идәрә итәргә тиеш була. Кулъязмалардан күренгәнчә:  ул бик матур, ягымлы,укымышлы хатын-кыз буларак сурәтләнә. Сөембикә-ислам дөньясында, мөселман хатыннары арасында , дәүләт башлыгы булган хатыннарның берсе. Әлбәттә, аның дәүләт белән идарә итүе ике ел гына. Тик шушы  кыска гына вакыт эчендә дә ул халык мәхәббәтен яулый алган. Ләкин һәр заманның да яхшы кешеләре булган кебек начарлары да була.Морзалар Сөембикәгә каршы чыгалар,ничек тә аны тәхеттән читләштерергә тырышалар. Үз әтисе Йосыф бәк, Ногай морзалары үтенеченә колак та салмый,аны Мәскәүгә җибәрәләр. Чыганаклардан күренгәнчә, китәр алдыннан Сөембикәгә ире Сафагәрәй каберенә барырга һәм халык белән саубуллашырга рөхсәт бирелә. Сафагәрәйнең  кабер ташы өстендә һәм халык каршында нинди сүзләр сөйләве билгесез. Әмма фольклорда "Сөембикә елавы” һәм "Саубуллашу сүзе” кергән юллар да сакланган. Аларны эчке тетрәнүсез тыңлап булмый, шундый көчле хис-кичереш белән укыла алар.

Аны дүртенче хатын итеп Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Малае Үтәмешгәрәйне аерып Мәскәүдә калдыралар. Күпме газап, кимсетү күргән Сөембикә ханбикә. Халкына тугры хезмәт иткән-көнләшкәннәр, сатканнар.Улын яраткан-аерганнар, тагын да авыррак булсын дип чукындырганнар.  Сөембикәгә аталган "Сөембикә китеп бара”дигән  мөнәҗәттә:

Хан кабере өстенә кордырдым таш манара,

Дидем:”Үзем үлсәм дә , исемем күп елга бара”,- дигән юллар бар.  Франция халкы өчен Жанна д’Арк кебек, татар халкы өчен  Сөембикә үзенчәлекле бер символик билге булып тора. Сөембикә ул тарихи шәхес кенә түгел, ул татар халкының мөстәкыйльлелек һәм азатлык символы.  Халыкны үзенә карата, үзенә ышандыра алган Ханбикә .

  Сөембикә исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Сөембикә манарасы- Казанның танылган архитектура символы. Халык йөрәгендә, аның куңелендә Сөембикә исемен мәңгегә калдырачак бердәнбер бина бу. Шуңа күрә без, буыннан-буынга сүнмичә, сүрелмичә күчкән олуг хөрмәтне, саф, якты мәхәббәтне үзебездән соң киләчәк буыннарга тулы рәвештә җиткерергә тиешбез.

         Әйе,мин сүземне хәтердән башлаган идем.Сөембикә ханбикә турында әле һаман эзләнүләр бара. Аның турында җырлар җырлана, шигырьләр сөйләнә, риваятьләр укыла. Аның рәсеменә, сыннарына җан өргән кебек сынчылар, рәссамнар үзләренең эшләрендә тасвирлыйлар. Алардан татар халкы өчен , безнең мөстәкыйльлелек өчен шатланып,горурланып Сөембикә ханбикә карап тора кебек. Димәк, хәтер бар һәм без бу хәтерне алга илтүчеләр. Мин алгы көнебездә дә матурлыгы белән күпләрне сокландырган, акылы белән таң калдырган,сабырлыгы белән үрнәк булган Сөембикә дәвамчылары безнең арабызда да булыр дип уйлыйм..Ник булмаска, без бит Сөембикә оныклары.

Без, татар халкының олуг  ханнар нәселе балалары, тарихыбызны сакларбыз дип ышандыра алабыз.

                                                                              Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

                                                                        Балык Бистәсе муниципаль районы

                                                                     "2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

                                                              10 нчы сыйныф укучысы Кәримова Алия эше.

                                                        Җитәкчесе: I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                 Шиһапова Альвина Шәмси кызы.

Просмотров: 5875 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2

# Написал: Гүзәлия, 02.03.2014


"Сөембикә – ханбикә" исемле иҗат эшегезнең беренче абзацы http://tarkhanova.ru сайтында урнашкан "Идел болгары ханнары" рефератыннан алынган. Укучыгызның эшен контрольдә тотыгыз, плагиат яхшы эш түгел.


IP: 94.180.171.145


# Написал: дима, 03.03.2013


Сөембикә Ногай ханлыгының бәге Йосыф бәгенең кызы булган, ире Сафагәрәй вафат булгач, ул кечкенә улы Үтәмешгәрәй исеменнән ханлык белән идарә итә башлый. Тик Явыз Иван һөҗүме башлангач морзалар аны Мәскәүгә “саталар”, аның язмышы бик аянычлы тәмамлана.
Халык үзенең сөекле ханбикәсен онытмаган, аны яратып аның турында риваять чыгарган.
Бервакыт Мәскәү патшасы гүзәл Сөембикәнең рәсемен күрә дә , аңа гашыйк була. Ул үзенең илчеләрен яучы итеп Казанга җибәрә, ләкин Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза булмый. Мәскәү патшасы Казанны 7 ел камап торганнан соң , Казан шәһәрен яулап ала. Горур Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчет манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң хан мәчетен «Сөембикә манарасы» дип йөртә башлыйлар.


IP: 178.204.174.160



добавить Добавить комментарий