Пятница, 29.03.2024, 02:00
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2014 » Февраль » 11 » "Татар волонтерлары!
13:34
"Татар волонтерлары!
"Белем җәүһәрләре" һәм башка IT-бәйгеләрдә катнашып татар телендә актив белем бирү өстендә эш алып барган хөрмәтле укытучылар!
  "Татнетны үстерү фонды"  быелдан башлап "Белем җәүһәрләре"нең төп оештыручысы булып эшләп китәчәк. Бәйгенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертеләчәк, яңа мөмкинлекләр ачылачак. 
"Белем җәүһәрләре" - Фонд алып барачак эшләрнең бер өлеше генә. Интернет челтәренең татар телле сегментын үстерү өстендә алып барасы эшләр әле шактый. Әлеге эшләрне сезнең кебек актив мәгърифәтле актив интернетчылар - татар сайтлары авторлары белән бергә алып барганда гына, әлеге эшләрне яхшы дәрәҗәдә башкарып чыгып булачак. 
Ел башында Фонд үзе янына "Татнет волонтерлары"н туплый башлый. Әлеге берләшмәгә кешеләр үз ирекләре белән генә керәләр.
 Татнет волонтерлары алдына шундый бурычлар куела:
- татар телле сайтларны популярлаштыру (алар арасына сезнең сайтлар да керәләр), халыкны татар интернеты белән таныштыру, алар турында мәкаләләр язу, социаль челтәрләр аша мәгълүмат ирештерү, газета-журналлар һәм  телевидение белән хезмәттәшлек итеп эшләү, фәнни-конференцияләрдә бу юнәлештә фәнни хезмәтләр будыру,
- татар интернетын үстерү юнәлешендә төрле акцияләр оештыру, семинарлар һәм конференцияләрдә катнашу,
- рус телле кулланучыларда һәм татар телен оныта барган кешеләрдә татар теленә һәм мәдәниятенә карата ихтирам уяту, татар телен өйрәнү теләген арттыру һәм моңа ярдәм итү,
- татар телендәге сайт (сайтның татар версиясен) ясарга теләгән кешеләргә (оешмаларга, мәктәпләргә) юнәлеш биреп җибәрү, кулдан килгән кадәр ярдәм итү, киңәшләр бирү,
- Фонд алдына куелган башка максатларда Фондка ярдәм итү (http://tat-i.net/tt/about)
Просмотров: 565 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий