Пятница, 26.04.2024, 18:25
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2013 » Февраль » 14 » "АВЫЛЫМ МИНЕМ" БӘЙГЕСЕ
11:38
"АВЫЛЫМ МИНЕМ" БӘЙГЕСЕ
"АВЫЛЫМ МИНЕМ" БӘЙГЕСЕ

      Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр. Бәйгенең максаты: дөнья буйлап сибелгән татар авылының бүгенге хәл-әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф-гадәтәребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәк татар гаиләләренең яшәешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. 
      Бәйгенең шартлары: 
      Бәйгедә кайда яшәвенә, һөнәренә, белеменә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар "Халкым минем" газетасына кызыклы, гыйбрәтле язмаларын 2013 елның 30 декабренә кадәр җибәрә алалар. Язмаларның жанры чикләнми. Бары тик әдәби әсәрләр генә кабул ителми. Язмалар урыс телендә дә булырга мөмкин. Яхшы дип табылганнары, газетада бастырылачак. 
      Материалларның күләме компьютерда җыелган 4 биттән артмаска тиеш (шрифт зурлыгы 12-14 пункт). Конкурсантлардан язма белән бергә, үзләре турында тулы мәгълүмат (исем-фамилиясе, туган елы, белеме, һөнәре, 4кә 6 см зурлыгындагы бер фото, паспорт ксерокүчермәсе, ИНН һәм страховой таныклыгы номерлары) теркәү сорала. Фотосурәтләр җибәрү мәҗбүри. 
     Язмаларны "Халкым минем” газетасының gazetavkt@mail.ru электрон адресына яки "420060, г.Казань, пл.Свободы д.1, Исполком ВКТ" адресына юллагыз. 
     Конверт тышына "Авылым минем” дип билге кую шарт. 
    
Чыганак: http://avillar.org/
Просмотров: 1049 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий