Пятница, 26.04.2024, 07:24
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2013 » Сентябрь » 10 » Мәктәптә милләтләр дуслыгына багышланган айлык бара.
12:45
Мәктәптә милләтләр дуслыгына багышланган айлык бара.

ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ЗУР БАЙЛЫГЫ – МИЛЛӘТЛӘР ДУСЛЫГЫ

Татарстанда бүген 120 дән артык  милләт  вә-киле һәм этник төркемнәр  яши.  Республикабыз халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә өлкәләрдә бер-берсенә йогынты  ясап, дус һәм тату  тормыш итәләр.
Җөмһүриятебезнең беренче Президенты  Минтимер Шәрип улы Шәймиев: "Кем ул иң бәхетле кеше? Кемнең татар, рус, чуваш, удмурт  һәм башка  милләт кешеләре арасында дуслары күп, шул  бәхетле”, – дигән сүзләре хәтергә сеңеп калган.
Димәк, мин бик бәхетле кеше. Чөнки  безнең Биектау районында үз җирендә төп   милләт халкының – татар белән русның дус булып яшәве  генә дә ни тора. Ә инде районыбыз чуваш, мари, әрмән халыклары белән килешеп, ярдәмләшеп  яшәве белән данлыклы. Бу халыкларны  тарихи язмыш Казан артында X гасырда – Идел Болгарстаны заманыннан ук берләштергән. Бүген дә алар үзара тел, гореф-гадәт, мәдәният  алмашып, шул ук вакытта үзләренең яшәү рәвешләрен, дингә ышануларын саклап, янәшә күршеләр булып, бер-берсен  хөрмәтләп гомер кичерәләр.
Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез  килсә, безнең якка килегез. Мин  туган төбәгемнең бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм, чөнки аның  төп байлыгы халкы дип  кабул итәм. Халыкларның дуслыгы, бердәмлеге белән  матур ул минем Биектавым.
Бер-беребезгә хөрмәтебез зур, шунлыктан безнең дуслык та ныграк. Нәкъ Тукайга ияреп:
«Рус, удмурт, мари белән тормыш кичерәбез сайрашып, тел,  лөгать,  гадәт  вә  әхлак  алмашып», – дия алам.
"Үз халкын сөймәгән башка  халыкларны сөймәс”, – диелә  татар халык мәкалендә. Туган  телебезне, тарихыбызны тагын да тирәнтен өйрәнү, төрле  милләт халыкларының дуслыгын ныгыту, яшь буында милли үзаң формалаштыруның милли  мәгариф алдында әһәмиятле  проблемаларның  берсе булуын күздә тотып, туган җир –  изге Ватанын барыннан да газиз күреп яратучы, кадерләүче, аңа  хезмәт итәрдәй, милләт мәнфәгатьләрен яклардай шәхес тәрбияләү ниятеннән   укытучыларыбыз безгә рухи һәм әхлак  тәрбиясе  бирүдә халык педагогикасының отышлы алымнарын  киң  файдаланалар. Халкыбызның  милли бәйрәмнәре  Нәүрүз, Сабантуй, Корбан бәйрә-мендә  очрашуга   ак яулыклы   пакъ күңелле әбиләребезне дә чакыру бала җанын сафландыра, аңа  игелек-изгелек   орлыклары сала. Ул бәйрәмнәр эчтәлекләре белән  тирән тарихка  барып тоташа. Вакыт  сынауларын  узып, сакланып  калган милли уеннар, йолалар, бәйрәмнәр кешенең  гармонияле  үсешенә йогынты ясаучы табигый чара булып тора. "Үзегез яшәгән төбәктәге һәрбер халыкның борынгыдан килгән йолаларына, тел һәм яшәү рәвешләренә хөрмәт белән карарга өйрәнегез”, –  дия-дия, укытучыбыз Гөлнур Равил кызы Хуҗиева дәресләрдә  бәрәкәтле Биектау   туфрагында туып-үскән  кызыклы, үзенчәлекле шәхесләр турында сөйли. Төрле халык вәкилләре арасыннан кемнәр генә чыкмаган да, кемнәр генә ил күгендә йолдыз булып кабынмаган. Биш  Советлар  Союзы Герое, популяр язучылары, мәшһүр  композиторлары, артистлары,  галим-укытучылары бе-лән горурлана биектаулылар. Халкыбызның күңел бизәкләрен туплаган мәктәп музееның  бай сәхифәләре исә әдәбият дәресләрен баетып кына калмый, ә  әби-бабаларыбыз яшәгән ерак үткәннәр белән тоташтыра, районыбыз  җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен, тарихын өйрәнүгә  кызыксыну уята.
Районыбыз  халкының  үтә тырышлыгын әйтми  мөмкинме соң?
Биектау Татарстанда иң алга киткән районнарның берсе санала. Анда авыл хуҗалыгы, төзелеш, сә-нәгать тармаклары зур үсеш алган. Биектау районында Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе,  Усад спирт заводы, Австрия җитештерү-төзелеш фирмасының "Винербергер-кирпич”  җитештерү заводы, Казан предприятиеләре һәм оешмалары  бүлекчәләре, ОАО "Татметалл”,  ООО "Гранташ” оешмалары, Ислейтар урман хуҗалыгы эшли.  Районыбызда  61  гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән 23  башлангыч мәктәп, 11 тулы булмаган урта, 27 урта мәктәп, 3  музыка мәктә-бе, һөнәр училищесы һәм 47 мәктәпкәчә  тәрбия учреждениесе бар.
Безнең халкыбыз шулай  дустанә мөнәсәбәт, күмәк тырыш хезмәт  нәтиҗәсендә рәхәтләнеп яши   дияр идем мин. Үзара  татулык, дуслык җир җимертә, диләр бит.
Биектавым!
Чәчәк  ат, 
Ирекле бул мәңге.
Халыклар дуслыгы терәге,
Бердәмлек, тигезлек төбәге.
Просмотров: 2539 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0


добавить Добавить комментарий