Пятница, 26.04.2024, 15:35
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2016 » Сентябрь » 05

Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карары ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Карар үтәлүен контрольдә тоту Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде.

Документ нигезендә, концепция ТРның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен үтәү максатыннан расланды. Стратегия исә мәгарифне “кешелек капиталын һәм республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүче төп фактор” итеп күрсәтә. Концепция үзе максат, бурыч, юнәлешләрнең өстенлекле системасыннан тора. Аны тормышка ашыру федераль, республика һәм җирле бюджеттан финансланучы Татарстан дәүләт, муниципаль, шулай ук аерым мәгариф оешмалары программаларына тәңгәл килүче мәсьәләләр кертүне күз алдында тота.

“Татарстан Республикасында милли мәгариф дигәндә туган телдә укыту һәм тәрбия бирү системасы күзаллана. Россия Федерациясендә яшәүче халыклар саныннан булган татарстанлылар туган телләрен өйрәнә, ми ... Читать дальше »

Просмотров: 7380 | Добавил: Sasha116rus | Дата: 05.09.2016 | Комментарии (45)

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде. Бу хакта 23 августта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-киңәшмәдә мәгълүм булды. Анда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре катнашты.

“Республиканың иң әйбәт татар теле һәм әдәбияты, татар этномәдәни мәктәпләре, Россия Федерациясе төбәкләренең якшәмбе мәктәпләре укытучыларының киләчәктә конкурсларда катнашу мөмкинчелеген тәэмин итеп, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөтенроссия конкурсы” турында игълан итәбез һәм сезне дә актив катнашырга чакырабыз”, - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Соңрак “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә мәгълүм булганча, әлеге бәйге “Ел у ... Читать дальше »

Просмотров: 1218 | Добавил: Sasha116rus | Дата: 05.09.2016 | Комментарии (0)