Понедельник, 27.03.2023, 16:55
Приветствую Вас Гость | RSS
Форма входа
Мини-чат
Дуслар

Шигапова Альвина Шамсиевна сайты

Главная » 2016 » Сентябрь » 5 » Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды
18:20
Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды

Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карары ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Карар үтәлүен контрольдә тоту Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде.

Документ нигезендә, концепция ТРның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен үтәү максатыннан расланды. Стратегия исә мәгарифне “кешелек капиталын һәм республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүче төп фактор” итеп күрсәтә. Концепция үзе максат, бурыч, юнәлешләрнең өстенлекле системасыннан тора. Аны тормышка ашыру федераль, республика һәм җирле бюджеттан финансланучы Татарстан дәүләт, муниципаль, шулай ук аерым мәгариф оешмалары программаларына тәңгәл килүче мәсьәләләр кертүне күз алдында тота.

“Татарстан Республикасында милли мәгариф дигәндә туган телдә укыту һәм тәрбия бирү системасы күзаллана. Россия Федерациясендә яшәүче халыклар саныннан булган татарстанлылар туган телләрен өйрәнә, милләтләрнең әдәби-тарихи, иҗади мирасын трансляцияли ала. Концепциянең максаты – глобальләштерү шартларында милли мәдәниятне һәм телне саклау һәм үстерүдә милли мәгарифне камилләштерү”, - диелгән Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше Концепциясендә.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы өч ай эчендә әлеге концепцияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын расларга тиеш.


"Татар-информ" МА материаллары буенча

http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/715242.htm

Просмотров: 6926 | Добавил: Sasha116rus | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1

# Написал: MichaelBeicy, 10.01.2017


Лучшая музыка интернета:
http://download26.ezyro.com/Funny_Love.html - Dan Balan Дан Балан - Funny Love
http://download5.ezyro.com/Hookah.html - Tyga feat. Young Thug - Hookah
http://download20.ezyro.com/Where_I_Am.html - Nasri - Where I Am
http://download12.ezyro.com/Alishdim.html - Eyyub Yagubov - Alishdim
http://download12.ezyro.com/Drug.html - Океан Ельзи - Друг

http://download27.ezyro.com/Money_Skit.html - Смоки Мо - Money Скит
http://download6.ezyro.com/Fire_It_Up.html - Joe Cocker Джо Кокер - Fire It Up


IP: 96.239.193.241



добавить Добавить комментарий